Бөгелмә “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәйрия чарасы булып узды
4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне - иң әһәмиятле сәяси бәйрәмнәрнең берсе. Кешеләрдә, бигрәк тә нәни гражданнарда һәм яшьләрдә Туган илгә тугрылык, вавтанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү дә, беренче чиратта, менә шундый даталарга мөнәсәбәтнең нинди булуыннан башланадыр. Шуңа күрә дә төрле тәрбия һәм уку йортларында, иҗтимагый учреждениеләрдә әлеге көн уңаеннан төрле...
4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне - иң әһәмиятле сәяси бәйрәмнәрнең берсе. Кешеләрдә, бигрәк тә нәни гражданнарда һәм яшьләрдә Туган илгә тугрылык, вавтанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү дә, беренче чиратта, менә шундый даталарга мөнәсәбәтнең нинди булуыннан башланадыр. Шуңа күрә дә төрле тәрбия һәм уку йортларында, иҗтимагый учреждениеләрдә әлеге көн уңаеннан төрле чаралар үтте.
Үзе бер китап язарлык
Халыклар дуслыгы - Россиядә яшәүчеләрнең иң зур байлыгы. Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәгеләр өчен "Тату гаилә булып" дигән хәйрия чарасы булып узды.
"Җиңү волонтёрлары" иҗтимагый хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге активистлары һәм социаль-тернәкләндерү бүлеге оештырган әлеге чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды.
Кичәнең Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина кул астында алып барылган "Узганнарны барлаганда. СССР бәйрәмнәре" дигән тәкъдир итү өлешендә өлкән яшьтәге кешеләр совет чорындагы тормыш вакыйгаларын искә алдылар. Алар кечкенә чакта балалар бакчасына йөргән чакларыннан башлап, пионер, комсомол елларын искә төшерделәр, удар төзелешләрдә эшләгән, заводларда, колхозларда тир түккән чорлар турындагы хатирәләрен уртаклаштылар, сайлауларга ничек йөргәннәре, балаларны ничек үстерүләре, 1 Май, 7 ноябрьне ничек бәйрәм итүләре турында сөйләделәр.
Кемдер әтисенең сугышка киткән һәм Ватан өчен барган сугышта һәлак булганлыгы турында хәбәр килгән авыр көннәрен әрнеп искә алды, яшьләрнең колхозда "хезмәт көне исәбенә генә эшләп йөргәннәре, ә тагын хуҗабикәләрнең нинди ризыклар әзерләгәнлеге турында бәян итте, тагын кемдер коллективлаштыру еллары, Бөгелмәдә беренче балалар бакчалары, мәктәпләр төзелгән елларны телгә алды. Ә менә 83 яшьлек Ольга Васильевна Самоявчева үзенең нәни кызчык чагында госпитальдә дәваланучы яралылар каршында чыгыш ясаган чакларын кабат күз алдыннан үткәрде. Әнисе шунда эшләгән булган икән аның. Түзмәде, шул чордан калган "номерын" биредә дә башкарды - тамашачылар күмәкләп башкарган "Яблочко" җырына, бала чагына кайткандай итеп, биеп җибәрде...
Кичәдә катнашучылар, үзләре дә сизмәстән, барысы да аның төп геройларына әверелде. Якты истәлекләр дә, күзгә яшь китерерлек ачы хатирәләр дә күп булды ул көнне. Бер чарада яңгыраган истәлекләрдән генә дә калын бер китап язарлык материал туплап булырлык иде...
Рәзилә ШАКИРОВА,
үзәк психологы.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа