Бөгелмә прокуратурасы тикшерә
Прокуратура Бөгелмә муниципаль районы авылларында хәрби хезмәткә һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә кагылышлы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль Закон нигезендә, җирле үзидарә органнары гражданнарга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен ситемалы төстә алып барырга тиешләр. Әмма тикшерү барышында Бөгелмә районының кайбер авыл җирлекләрендә балигү булмаганнар һәм...
Прокуратура Бөгелмә муниципаль районы авылларында хәрби хезмәткә һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә кагылышлы законнарның ничек үтәлүен тикшерде.
"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль Закон нигезендә, җирле үзидарә органнары гражданнарга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен ситемалы төстә алып барырга тиешләр. Әмма тикшерү барышында Бөгелмә районының кайбер авыл җирлекләрендә балигү булмаганнар һәм яшҗләр арасында андый эш алып бару тәртибен билгеләгән программаның юклыгы ачыкланды. Ә бит андый программа законнарда күрсәтелгән тәртиптә эшләнергә һәм кабул ителергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа