Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре террорчылар булып киенеп тикшерү үткәргән

Террорчылыкка каршы торырга кем әзер? Бөгелмәнең күп кенә объектларында террорчылыкка каршы эш алып барылмавы ачыкланган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе алдында Россия эчке эшләр министрлыгының ТР Бөгелмә районы бүлеге полиция начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде. Полиция хезмәткәрләре террорист кыяфәтенә кергән. Алар сакал ябыштырып, зур сумкага шартлаткыч муляжы салып, шәһәр...

Террорчылыкка каршы торырга кем әзер?

Бөгелмәнең күп кенә объектларында террорчылыкка каршы эш алып барылмавы ачыкланган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе алдында Россия эчке эшләр министрлыгының ТР Бөгелмә районы бүлеге полиция начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде.

Полиция хезмәткәрләре террорист кыяфәтенә кергән. Алар сакал ябыштырып, зур сумкага шартлаткыч муляжы салып, шәһәр һәм райондагы биналарга керергә маташкан. Бу ниятләре, ни кызганыч, исемлектәге барлык объектларда да уңышлы килеп чыккан. Кайбер мәктәпләр, югары уку йортлары, супермаркетлар, спорт биналары, кунакханәләр, хәтта гади халык өенә дә үтеп кереп, шартлаткыч җиһаз муляжы урнаштырганнар. Шунысын әйтеп узарга кирәк, алар качып түгел, ә кешегә күренеп, пропуск режимы аша иркенләп уза алган. Кунакханәләргә үзләрен Сириядән килгән кешеләр буларак танытып, бернинди документсыз урнашканнар.

Мондый нәтиҗәләр, әлбәттә, сөендерерлек түгел. Кемнедер гаепләү дөрес булмас, бу очракта һәр якның да тиешенчә эшләп җиткермәве сәбәпчедер мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса