Бөгелмә муниципаль районы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый яктан иң көчле үсеш алган өчлегенә керә
2018 ел Бөгелмәдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Бу исә сәламәтлек саклау оешмаларында киң колачлы ремонт эшләре башкарылачак, яңа объектлар төзеләчәк дигән сүз. Күләмле модернизацияләү эшләре беренче чиратта алып барылачак учреждениеләр исемлегендә - балалар поликлиникасы һәм үзәк район хастаханәсе. Шулай ук Батыр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Медицина ярдәме...
2018 ел Бөгелмәдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Бу исә сәламәтлек саклау оешмаларында киң колачлы ремонт эшләре башкарылачак, яңа объектлар төзеләчәк дигән сүз.
Күләмле модернизацияләү эшләре беренче чиратта алып барылачак учреждениеләр исемлегендә - балалар поликлиникасы һәм үзәк район хастаханәсе. Шулай ук Батыр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Медицина ярдәме алу мөмкинлеген җиңеләйтү, аның сыйфатын күтәрү өстендә аерым эш алып барылачак. Сәламәтлек саклау учреждениеләрен табиблар һәм урта медицина персоналы белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өстендә дә эш дәвам иттереләчәк. Әлеге концепция Бөгелмә муниципаль район Советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган хисап сессиясендә билгеләнде.
Президент Р. Миңнеханов Бөгелмәдәге тормыш һәм мәгарифнең сыйфаты республика өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта сәламәтлек саклау тармагын үстерү һәм күтәрү кирәклегенә дә басым ясады: - Төп программа - башлангыч звено, поликлиникалар программасы. Без дә төп өлешне 2018 елда тәртипкә китерәчәкбез. Бу ике объектның (үзәк район хастаханәсе белән балаларның йогышлы авырулар хастаханәсе) икесе дә бик мөһим, - диде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сөйли:
- Бу елда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, моңа ярдәм итәрдәй шартларны булдыру, әлеге өлкәдә вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә юнәлдерелгән капремонт программасын һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру өстендә икеләтә көч куеп эшләргә кирәк булачак. Бөтен тырышлыкны салган очракта, бер ел эчендә дә хәлләрне сизелерлек дәрәҗәдә яхшырту мөмкинлегенә ышанам. Соңгы берничә ел дәвамында табибларның уртача хезмәт хакының үсү динамикасы уңай нәтиҗәләр бирә. Әйтик, 2016 елда әлеге күрсәткеч 46, 5 мең сум булса, 2017 елда ул инде 59 мең сумга якынлашкан. "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә 1 мең ярымнан артык табиб һәм шәфкать туташы эшли.
Райондагы сәламәтлек саклау системасы составына 1 дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе, 3 республика дәвалау учреждениесе филиалы, Бөгелмә станциясе узел поликлиникасы, 2 ведомство санаторие керә. 2017 елда гомуми бюджет, 2016 ел белән чагыштырганда, 7 процентка үсте һәм 764 мең сумнан артык тәшкил итте. 2017 елда Спас авылында модульле ФАП төзелде, балалар поликлиникасында, Карабаш амбулаториясендә, ашыгыч меөина ярдәме күрсәтү станциясендә капиталь ремонт үткәрелде.
Белешмә. Бөгелмә муниципаль районы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый яктан иң көчле үсеш алган өчлегенә керә. 2017 ел башыннан алып, тулаем продукция җитештерү күләме 2 процентка диярлек артып, 53 миллиард сумга җитте. Район производствосына кертелгән инвестиция 5 миллиард сумнан артып китте. Икътисадның төп тармаклары: геология, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Үзебездә җитештерелгән товарлар (кече бизнесныкын да кушып) 18,5 миллиард сумлык булды. Урта һәм зур предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 32 362 сум тәшкил итте, үсеш темпы - 107 процент дәрәҗәсендә. 2017 елда Бөгелмә районында эшсезлек күрсәткече дә рекордлы түбән булды - 0,42 процент.Бу - республикада иң түбән күрсәткеч. Узган елда Бөгелмә районы мәгариф системасы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы бәяләве буенча, өченче тапкыр рәттән республикада иң яхшы дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа