Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 1нче квартал эшенә йомгак ясалды
Иң яшь әнигә – 14, иң яшь әтигә – 20 яшь булган...
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2019 елның 1нче кварталында туучылар санына йомгак ясалды.
2019 елның 3 аенда Бөгелмәдә 208 бала туган. Шуларның 101е – малай, 107се – кыз. Дөньяга килгән 208 баланың 77се – гаиләдә беренче, 95е – икенче, 25е – өченче, 11 бала дүртенче һәм аннан соңгылар.
1 кварталда туган кызларга кушылган иң популяр исемнәр – Азалия, Эмилия, Милана, Мария. Бөгелмәлеләр үз сабыйларына биргән иң популяр малай исемнәре арасында – Әмир, Артем, Владислав, Мирон, Роман.
Иң гадәти булмаган исемнәр: кызлар арасында – Алана, Асель, Дәлия, Лирия, Ләйлә, малайларныкы – Айдан, Әгъзам, Гордей, Гыймран, Зәмир.
Иң яшь әнигә – 14, иң яшь әтигә – 20 яшь. Иң өлкән әнигә – 44, иң өлкән әтигә 54 яшь.
Элла ДЕМЧЕНКО, ГХАТ бүлеге җитәкчесе.
Фото - pixabay.com.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа