Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә мэры видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итте.

Коронавирус йогышы таралу куркынычы һәм гамәлдәге чикләүләр сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итте.

 – Хәзер махсус куркынычсызлык чаралары эшли. Барыннан да элек – халыкның сәламәтлеген саклау өчен. Муниципалитет хезмәткәрләре кырыс режимда эшли. Без халык белән аралашуны да туктатмыйбыз. Кешеләр безнең алга хәл итәргә тиешле бурычларны куя. Шуңа күрә шәхси кабул итүләр, әлегә – чикләүләр гамәлдә чакта, онлайн-форматка күчерелде, – диде Линар Закиров.

Яңа форматта кабул итүгә алдан өч кеше язылган иде. Аларның сораулары торак-коммуналь хезмәтләргә, төзекләндерү мәсьәләләренә һәм, гадәттәгечә, күпләрне борчый торган сорауга – төзелеш эшләренә кагылышлы булды.

Шәһәр һәм район башлыгы белән сөйләшү өчен хакимиятнең Bugulma.tatar.ru  рәсми сайтында алдан интернет кабул итү бүлеге яки  8(85594) 4-19-10 телефоны аша язылып куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса