Бөгелмә мәдәният йорты коллективы “Ныклы дуслык” уен программасы үткәрде
Дуслык балага кызыксынулар белән якын булган кешеләрне генә биреп калмый, бер-береңне ихтирам итү, ышану кебек бик яхшы сыйфатларга да өйрәтә.
Моны кешеләргә аңлату өчен Кече Бөгелмә мәдәният йорты коллективы “Ныклы дуслык” уен программасы үткәрде. Ул Халыкара дуслык көненә багышланды. Чара барышында алып баручы егет һәм кызларга кешенең дуслардан башка бәхетле була алмавын сөйләде, дуслыкны байлык та, дан да алыштырмаганны аңлатты. Дуслыкны яулау өчен үзенә дә тәртипле, акыллы, тугры, ышанычлы булырга кирәк. Чөнки чын дуслар – мәңгелек. Соңрак балалар дуслык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм билгеләп үттеләр. Болар – ачуланышмау, бер-береңә юл куя белү, мәрхәмәтле, ярдәмчел булу, саранланмау. Балалар шулай “Җыр һәм дуслык”, “Дустыңны таны”, “Бакалар”, “Смайллар” һәм башка уен һәм бәйгеләрдә дә катнаштылар.
Программа ахырында дуслыкны ныгыту өчен барысы бергә түгәрәккә бастылар һәм “Дусларның яллары юк” җырын башкардылар.
Л.И ПЫРОЧКИНА, Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты студиясе җитәкчесе.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia