Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә кабат алдынгы

Татарстанның берничә районы да катнашырга теләк белдерә, беренчеләрдән – Бөгелмә районы.

2018 елның V муниципаль стратегияләр конкурсына Татарстан Республикасының Бөгелмә районыннан беренче гариза барып иреште. Район 2016 елның апрелендә 2016–2021 елларга һәм 2030 елга кадәрле вакытка социаль-икътисадый үсеш стратегиясен кабул итә һәм “Иң яхшы муниципаль стратегия 2018” исеменә көрәшергә әзер, дип хәбәр ителә “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” гомумроссия форумы сайтында.

Россия регионнарының барлык муниципаль берәмлекләре әлеге конкурс белән кызыксына. Гаризалар кабул итүнең бердәм үзәгенә шәһәр һәм район хакимиятеннән шылтыратулар килеп тора. Татарстанның берничә районы да катнашырга теләк белдерә, беренчеләрдән – Бөгелмә районы.

2018 елның V муниципаль стратегияләр конкурсында катнашырга 2014 елның 28 июненнән алып, 2018 елның 1 сентябренә кадәрле вакытта социаль-икътисадый үсеш стратегиясен кабул иткән яки яңарткан, 300 меңгә кадәр  халкы булган муниципаль берәмлекләр чакырылган.

Конкурс турында мәгълүмат биредә: https://forumstrategov.ru/rus/239.html. Гаризалар 2018 елның 25 августына кадәр konkurs2018@leontief.ru. электрон почтасына кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса