Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә инвалидлары таләбе буенча

Составында 400дəн артык кеше булган шəһəр-район инвалидлар оешмасы мөрəҗəгатенə таянып, Бөгелмə шəһəр прокуратурасы юл хəрəкəте иминлеген саклауга мөнəсəбəттə инвалидларны социаль яклау турындагы законнарның ничек үтəлүен тикшерде. Тикшерү барышында шəһəребезнең Җəлил - Гафиятуллин, Герцен - Казан, Ленин - 14 Шəһит, Октябрь - Герцен урамнары чатындагы светофорлар тавышлы сигнал бирү җайланмасы белəн...

Составында 400дəн артык кеше булган шəһəр-район инвалидлар оешмасы мөрəҗəгатенə таянып, Бөгелмə шəһəр прокуратурасы юл хəрəкəте иминлеген саклауга мөнəсəбəттə инвалидларны социаль яклау турындагы законнарның ничек үтəлүен тикшерде.

Тикшерү барышында шəһəребезнең Җəлил - Гафиятуллин, Герцен - Казан, Ленин - 14 Шəһит, Октябрь - Герцен урамнары чатындагы светофорлар тавышлы сигнал бирү җайланмасы белəн җиһазландырылмаган икəнлеге күрсəтелде. Шулай ук əлеге урамнардан ерак түгел социаль инфраструктура объектлары (парк, мəдəният йорты, үзəк район хастаханəсе, полиция бинасы, прокуратура, суд һ.б.) урнашканлыгы мəгълүм. Болар барысы да югарыда саналган юллар чатындагы светофорларның тавышлы сигнал җайланмасы белəн тəэмин ителергə тиешлегенə җитди дəлил булып тора. Алай гына да түгел, гамəлдəге закон нигезендə, сукыр, яисə начар күрүче гражданнар үзлəренə хезмəт күрсəтə торган социаль объектларга гына түгел, ə телəгəн һəрбер җиргə, шулай ук җəяүлелəр өчен билгелəнгəн һəр урында иркен йөри алырга тиеш. Узган елның декабрь аенда узган тикшерүлəр нəтиҗəлəренə таянып, шəһəр судына прокуратура тарафыннан "Бөгелмə шəһəре" муниципаль берəмлеге башкарма комитетыннан юл хəрəкəте куркынычсызлыгы турындагы законнарны үтəүдə ачыкланган кимчелеклəрне бетерүне талəп иткəн хат юлланды. Шəһəр прокуратурасының законлы талəбе Бөгелмə шəһəр суды карары белəн тулы күлəмдə канəгатьлəндерелде. Əлеге кимчелеклəрне бетерү өчен 2016 ел бюджетыннан светофорлар урнаштыру һəм ремонтлау эшлəрен финанслау күлəме 5 миллион сумга кадəр арттырылды. Бу хакта Бөгелмə шəһəр прокуроры ярдəмчесе Р. Фəйзрахманов хəбəр итә.

Əлфинур ШƏВƏЛИЕВА əзерлəде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса