Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә егете дуслары белән 90 мең сумлык җинаять кылганнар

Чит милеккә зыян салу җитди хокук бозу булып санала. Кайбер очракларда моның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Дөрес, әлеге кыңгыр эшне кылган чакта, кагыйдә буларак, кеше аның ахыргы нәтиҗәләре турында уйлап тормый. Чөнки андый "шаярулар" күбрәк эчкән баштан эшләнә. Ә яшел елан, белгәнебезчә, курку хисен дә бетерә, җаваплылык турында...

Чит милеккә зыян салу җитди хокук бозу булып санала. Кайбер очракларда моның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Дөрес, әлеге кыңгыр эшне кылган чакта, кагыйдә буларак, кеше аның ахыргы нәтиҗәләре турында уйлап тормый. Чөнки андый "шаярулар" күбрәк эчкән баштан эшләнә. Ә яшел елан, белгәнебезчә, курку хисен дә бетерә, җаваплылык турында да оныттыра...

Өч егет: 18 яшьлек Шөгер егете, аның 16 яшьлек дусты һәм Бөгелмә аграр көллиятенең 20 яшьлек бер студенты төнгелеккә нефть объектларының берсе янында калдырылган экскаваторны күреп, аңа төрле зарар сала-сала, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Кич буе, дөресрәге, төне буе исерткечләр эчеп, шактый кызган дуслар иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә таралышырга булалар. Кәеф шәп, көч-куәт ташып тора, күңел ачасы килү һаман дәвам итә. Һәм моның ахыр чиктә ни хакка төшәсен егетләр үзләре генә белә булыр. Гайрәтләнеп, асфальт юлны иңләп-буйлап барган чакта насос станциясе янында төнгелеккә калдырылган экскаваторны күреп алалар алар. Автотехника яныннан тыныч кына үтеп китәргә мөмкин булгандыр да соң, тик бу очракта түгел инде. Ничек итеп аның кабинасына күз салмый үтеп булсын ди! Хәтта яхшылап бикләнгән ишекләр дә киртә түгел "шәп" егетләргә!

Таш, кәс белән коралланып, башта техниканың тәрәзәсен коеп төшерәләр алар. Бер уңайдан фараларын, маякны, арткы лампаларын да бәреп ваталар. Шуннан кабинага кереп утыралар болар. Салонның астын-өскә китерәләр, ут сүндерү җайланмасындагы сыекчаны агызалар. Шулай итеп беркадәр күңел ачкач, "уйнаган уен"нарының 90 мең сумга төшкәнлеге турында уйга да кертеп карамыйча, таралышалар.

Билгеле, техниканы "тар-мар итү" турындагы яңалык икенче көнне иртә белән үк ачыклана. Бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр ителә. Җаваплылыгы чикле "ТН-Охрана" ЧОП" җәмгыяте сакчылары, шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе бүлеге полиция хезмәткәрләре белән бергәләп, әлеге җинаятьне кылучыларны санаулы көн эчендә тоткарлыйлар. Егетләр ничек итеп "күңел ачулары" хакында тәфсилләп сөйләп бирәләр. Бөтен кыңгыр эшләрен исереклеккә сылтыйлар.

Хәзер яшьләргә мөнәсәбәттә административ беркетмә төзелгән. Аларга, беренче чиратта, эшкә урнашырга туры килер, мөгаен, чөнки кыйммәтле техниканы кабат аякка бастыру өчен шактый зур сумма таләп ителә (әйткәнебезчә, 90 мең сум) һәм бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Ә инде үзләренең җинаятьләрен "яшел елан"га сылтап, исерек хәлдә булулары белән акланулары һич тә дөрес түгел. "Аекның эчендә, исерекнең тышында" ди халык мәкале. Димәк, кемнең кем икәнлеге мәгълүм инде...

Елена ФИЛАТОВА.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса