Бөгелмә эчке эшләр бүлеге киңәш бирә
Каракларның күзен кыздыра...
Соңгы вакытларда велосипед, бала арбасы (коляскалар) кебек нәрсәләр каракларның күзен торган саен ныграк кыздыра башлады кебек – аларны урлау очраклары ешайды. Моңа бәйле рәвештә, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге кайбер тәртип-кагыйдәләрне истә тотарга киңәш бирә.
1. Велосипедларны, бала арбаларын төнгелеккә өй янында, подъездларда калдырмагыз. Хәтта махсус бикләү, беркетеп калу мөмкинлеге булса да, бу сезне угрылардан тулысынча саклый алмас.
2. Әз генә вакытка дип кереп киткәндә дә, велосипед, бала арбасын караучысыз калдырмагыз.
3. Велосипед, бала арбасының күзгә бик бәрелеп тормаган детальләрендә, тәгәрмәчендә, рамында, соңыннан танып алырлык итеп, үз тамгагызны салыгыз.
4. Шундый җинаятьнең шаһите булгансыз, яисә әзерләнә торган җинаять турында хәбәрдар икәнсез, кичекмәстән 02, 8(85594) 6-95-02 телефоннарының берәрсенә шылтыратып, полициягә хәбәр бирегез.
Полиция тагын бер кат кисәтә: велосипедларыгызны, бала арбаларын подъезд яннарында, подъезд эчләрендә караучысыз калдырып йөрмәгез!
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа