Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ир-егетләре гүзәл затлар өчен бәйрәм концерты оештырды (+ФОТОЛАР)

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ир-егетләре бүлектә эшләүче гүзәл затлар өчен бәйрәм концерты оештырды. Ул Татар мәдәният үзәгендә узды. Башта бүлек начальнигы полиция полковнигы Ринат Билалов барлык ир-егетләр исеменнән хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен әйтте. Аннары концерт башланды. Раил Нәдершин, Руслан Шафиков, Михаил Юдин һәм...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ир-егетләре бүлектә эшләүче гүзәл затлар өчен бәйрәм концерты оештырды. Ул Татар мәдәният үзәгендә узды.

Башта бүлек начальнигы полиция полковнигы Ринат Билалов барлык ир-егетләр исеменнән хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен әйтте.

Аннары концерт башланды. Раил Нәдершин, Руслан Шафиков, Михаил Юдин һәм башкаларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Залда утырган ханым-туташлар янәшәдә эшләүче тыйнак хезмәттәшләренең шундый талантлы булуларын күреп, сокланды.

Хезмәткәрләрнең балалары да, чакырылган иҗат коллективлары да залдагы тамашачыларны бик шатландырды. Чара ахырында ир-ат полицейскийлар гүзәл затларга - хезмәттәшләренә сувенирлар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса