Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә базарында – “фанфурик”

Шушы көннәрдә икътисадый куркынычсызлык (ОБЭ и ПК) бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәренең Ямашев курамында урнашкан үзәк базар территориясендә бер шәһәрдәшебезнең 95 процент спиртлы сыекча тутырылган 100әр миллилитрлы кечкенә шешәләрдәге антисептик сату фактларына юл куелуын ачыкладылар. "Фанфурик"ны базарда сәүдә секциясе тотучы 50 яшьлек бер ханым саткан. Аның сәүдә урыныннан 43 шешә сыекча...

Шушы көннәрдә икътисадый куркынычсызлык (ОБЭ и ПК) бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәренең Ямашев курамында урнашкан үзәк базар территориясендә бер шәһәрдәшебезнең 95 процент спиртлы сыекча тутырылган 100әр миллилитрлы кечкенә шешәләрдәге антисептик сату фактларына юл куелуын ачыкладылар.

"Фанфурик"ны базарда сәүдә секциясе тотучы 50 яшьлек бер ханым саткан. Аның сәүдә урыныннан 43 шешә сыекча алынды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, составында спирт булган сыекчаны законсыз төстә сату белән шөгыльләнгән өчен ханым Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14. 16 нчы маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә административ җавапка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса