Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә авыр атлетлары алтын яулады

Казан шәһәрендә авыр атлетика буенча ТР шәхси-команда чемпионаты үтте. Ярышларда ТР шәһәрләреннән 80нән артык спортчы катнашты. Команда зачетында "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр составындагы Бөгелмә җыелма командасы I урын яулады. II урын - Казанның җыелма командасында, III урын - Олимпия резервы училищесы командасында. Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта түбәндәге...

Казан шәһәрендә авыр атлетика буенча ТР шәхси-команда чемпионаты үтте. Ярышларда ТР шәһәрләреннән 80нән артык спортчы катнашты.

Команда зачетында "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр составындагы Бөгелмә җыелма командасы I урын яулады. II урын - Казанның җыелма командасында, III урын - Олимпия резервы училищесы командасында.

Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта түбәндәге спортчылар беренчелеккә чыкты: Елена Николаева, Надежда Лихачева, Виолета Тонкий, Мария Андреева. Бронзага Гөлшат Гыйбадуллина, Эльвира Миннәхмәтова лаек булды. Ир-егетләр арасында I урын - Айнур Галәутдинов һәм Сергей Колесниковта. Көмеш - Владимир Сафронов, Всеволод Шабыровта. Бронза - Илшат Рәүпов һәм Данил Антоновта.

Спортчыларны Владимир Ермолаев, Николай Мальцев, Илдус Зиятдинов, Илкам Шәйхетдинов, Юрий Мохин тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса