Бөгелмәлеләр ишегалдында – яңа асфальт!
"Безнең ишегалдында - яңа асфальт!". Бу сүзләрне быел 30 ишегалдының хуҗалары - шул тирәдәге йортларда яшәүче бөгелмәлеләр әйтә ала. Моның өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә тагын 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. - Бу акчаларны без, планлаштырган 30 ишегалдыннан тыш, башка ишегаллары өчен дә тотачакбыз. Чөнки кайбер йорт яннарында машина...
"Безнең ишегалдында - яңа асфальт!". Бу сүзләрне быел 30 ишегалдының хуҗалары - шул тирәдәге йортларда яшәүче бөгелмәлеләр әйтә ала. Моның өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә тагын 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
- Бу акчаларны без, планлаштырган 30 ишегалдыннан тыш, башка ишегаллары өчен дә тотачакбыз. Чөнки кайбер йорт яннарында машина белән генә түгел, хәтта җәяү дә йөрерлек түгел. Без барлык ишегалларын башта карап чыктык, аларга бәя бирдек. Инде эшләгән эшләребез дә күп. Җәй ахырына кадәр планны үтәрбез дип уйлыйм, - ди Линар Закиров.
Аның адресына рәхмәт әйтүчеләр дә бар инде. Моннан бер ай элек шәһәр мэры, халык соравыннан соң, Сельхозтехника урамының 2 нче йорты ишегалдында булып кайткан иде, инде менә хәзер аны танырлык түгел. Ишегалдында яңа асфальт, чәчәк түтәлләре урыны ясалган.
- Шушы көннәрдә клумбаларга җир китертәчәкбез, чәчәкләр белән аны бизәү сезнең өстә була инде, - диде Линар Закиров бөгелмәлеләргә мөрәҗәгать итеп. Халык аның теләген хуплады: "Шатланып эшлиячәкбез!" - дип җавап бирде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа