“Безнең ишегалды”
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең “Безнең ишегалды” проекты кысаларында, шәһәрнең Комаров урамының 4нче, 6нчы һәм 26нчы күпфатирлы торак йортлары ишегалдында яшәүче халык белән очрашу һәм алардан үз ишегаллары турында фикер алышу үткәрелде.
Кечкенә, уңайлы 2 ишегалды бер-бер артлы урнашкан. Очрашуга килүчеләрне безнең республикада гамәлгә кертелгән “Безнең ишегалды” дип исемләнгән яңа проект һәм очрашуга килгән кунаклар белән партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Әнвәр Әхмәдиев таныштырды. Шуларның берсе – район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов, ул исә, үз чиратында, проектның конкрет бурычлары турында җентекләп сөйләде. Очрашуда шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков, шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка 32нче Бөгелмә сайлау округы буенча кандидат Рифнур Сөләймановның ышанычлы заты – 3нче мәктәп директоры Галина Дулова, торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компания җитәкчеләре Иван Неклюдов һәм Анжелла Стратилатова катнашты.
Халык фикер алышуга актив кушылды һәм ишегалды схема плакатында конкрет тәкъдимнәр язды. Әлеге ишегалдында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, алар эшкә алынды, кайберләре буенча аңлатмалар җиткерелде.
***
“Безнең ишегалды” проекты кысаларында фикер алышу Югары бистәнең Луговая урамындагы 2, 4, 5, 6, 7, 7А, 8, 10, 11А, 12, 14 һәм 36нчы күпфатирлы торак йортларның ишегалдында да узды.
Иң актив халык фикер алышу барышында үз ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Биредә милек итеп тиешенчә рәсмиләштерелмичә агач, металл корылмалары һәм бакчалары бик күп. Ишегалды киләчәктә заман таләпләренә туры килсен һәм уңайлы шартлар тудырсын өчен, аларның язмышын хәл итәргә кирәк. Керү юлларын һәм урамнарны асфальтлый башлаганчы, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын торгызырга, алмаштырырга кирәк. Әлеге һәм башка бик күп тәкъдимнәр ишегалды схемасына кертелде, ә кайбер мәсьәләләр тикшерү һәм хәл итү өчен кабул ителде.
Ләйсән Изотова,
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа