Безнең Гыйльмурый әби ул
Тарих - илләр һәм халыклар язмышында чагылыш тапкан дөньякүләм әһәмияткә ия булган вакыйгалар гына түгел, ә аерым кеше язмышы да ул. Чөнки аерым кешеләр язмышы нәкү менә ил язмышыннан аерылгысыз була, ил тарихы белән үрелеп бара. Гыйльмурый Кашап кызы Гафиятуллина - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тол җәмәгате - әнә...
Тарих - илләр һәм халыклар язмышында чагылыш тапкан дөньякүләм әһәмияткә ия булган вакыйгалар гына түгел, ә аерым кеше язмышы да ул. Чөнки аерым кешеләр язмышы нәкү менә ил язмышыннан аерылгысыз була, ил тарихы белән үрелеп бара.
Гыйльмурый Кашап кызы Гафиятуллина - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тол җәмәгате - әнә шундый затлардан. Күптән түгел аңа 100 яшь тулды.
Бу көннәрдә Гыйльмурый әби яныннан кунак өзелми. Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә аның янында булып, ихлас котладылар.
Гыйльмурый Шөгердә туган. Сөйләвенә караганда, бала чагы бик авыр үткән, үги әтисе бик кырыс холыклы булган. Газинур белән алар 1934 елда өйләнешкәннәр.
- Бергә яши башлаганда, яңа ызбага күчтек, Газинурның бер алюмин кружкасы, шинеле бар иде, ә минем - суккан келәм белән кечкенә генә мендәрем. Шул келәмне такта сәкегә җәябез, икенче очын әйләндереп, ябынабыз, - дип искә ала Гыйльмурый әби.
Тиздән аларның кызлары Сәмига туа. 1939 елда Газинурны Кызыл Армия сафларына - фин сугышына алалар. Әмма ул фронтка барып җитми, сугыш бетә. Кайтып, колхозда эшли башлый. Мөдәрис исемле уллары туа. Ә менә төпчекләре Әнвәр әтисе инде фашистларга каршы сугышка киткәч туа.
Гыйльмурыйның гомере эштә, тормыш мәшәкатьләрендә уза. Инде бер гасырлык юбилее җитүгә карамастан, Гыйльмурый Кашап кызы чиргә, төшенкелеккә бирешми, ачык йөзле, аралашучан, шат күңелле кеше булып кала бирә. Килгән кунакларга да ул әйтеп бетергесез шат.
Гөлчәчәк ГАРИПОВА,
музей методисты.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа