Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Бергә булдырачакбыз" гуманитар проекты кысаларында "Ялкын"да очрашу узды

Татарстан Республикасының 18 приютында 2016 елның ноябреннән 2017 елның сентябренә кадәр "Бергә булдырачакбыз" гуманитар проекты гамәлгә ашырыла. Проектның инициаторы булып ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм Социаль яклау министрлыклары ярдәме белән, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе һәм Татарстанның "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе региональ...

Татарстан Республикасының 18 приютында 2016 елның ноябреннән 2017 елның сентябренә кадәр "Бергә булдырачакбыз" гуманитар проекты гамәлгә ашырыла. Проектның инициаторы булып ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм Социаль яклау министрлыклары ярдәме белән, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе һәм Татарстанның "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе региональ бүлеге чыкты.

Проектның максаты булып приютта яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру тора.

Проект кысаларында ТР бюджетыннан Бөгелмәнең "Ялкын" приютына капиталь ремонт ясау өчен 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен, бюджеттан бирелгән һәр 1 сум акчага тагын 50 тиен җәлеп итеп, бюджеттан тыш акча җыю максаты да куела. Шул рәвешле тагын 1,5 миллион сум акча табу бурычы тора.

Шушы көннәрдә бу уңайдан "Ялкын" приютының попечительләр советы кабат утырышкажыелды. Аны Бөгелмә муниципаль район башлыгы Линар Закиров җитәкләде. Бирегә шәһәрнең зур оешма җитәкчеләре дә чакыру алган иде. Киңәшмә барышында алар үзара эш бүлеште. "Ялкын" приютында бүлмәләрне ремонтлау гына күздә тотылмый. Монда приют яны территориясен тәртипкә китерү, спорт, уйнау мәйданчыклары урнаштыру, җиһазлар сатып алу, яшелчә бакчасы булдыру, ишегалдына асфальт салу да планлаштырылган.

-Мин үземнән 100 мең сум акча бүлеп бирәм. Сез дә миннән калышмассыз дип уйлыйм. Рамазан аенда бу хәйрия эше бик саваплы булыр. Барыгызга да ярдәм итүегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәм, - диде Линар Закиров киңәшмә азагында. Аннары соң җитәкчеләр ремонт ясаласы урыннарга күз салды, территорияне карады.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фтосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса