Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бер светофорның тарихы

Сез беләсезме, август аенда, төгәлрәге бишенче числода, “Халыкара светофор көне” дигән бәйрәм бар икән. Безнең шәһәрдә аны ничек билгеләп үтәләр, шәһәрдә өч төстәге автомат көйләүчегә ни өчен һәйкәл куелган – болар хакында безнең хәбәрчебез белеште.

Искә төшерик: хәзерге оптик җайланманың элгәресен 1868 елда британияле Джей Найт уйлап тапкан булган. Бәйрәм буларак бу көн 1914 елның 5 августыннан билгеләп үтелә башлаган. Ул чакта Американың Кливленде шәһәрендә кызыл һәм яшел төстәге фонарьлары булган патентланган автомат җайланма куела. Ә Россиядә светофор беренче тапкыр 1930 елда Ленинградта  пәйда була.

Бөгелмә районында, гадәттә, бу датаны ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары активистлары профилактик эшләр максатында киң файдаланалар. Транспорт чарасын йөртүчегә дә, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен  тагын бер кат искә төшерү, шул таләпләрне танып-белү өчен тагын бер уңайлы форсат ич.

– Балигъ булмаганнар белән эшләүгә аеруча игътибар бирәбез. Халыкара светофор көне җәйге каникул вакытында булгач, сәламәтләндерү һәм ял лагерьларында, балалар бакчаларында тематик кичәләр оештырыла, аларда, кагыйдә буларак, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә катнаша. Без балаларга, аларның әти-әниләренә олы юлда йөрүнең төп кагыйдәләре турында сөйлибез. Шулай ук август аенда безнең традицион “Игътибар – балалар!” акциясе дә старт ала. Белгәнегезчә, ул нәкъ менә балалар арасында юлда имгәнүләрне, каза күрүләрне киметү максатыннан эшләнә. Бу көннәрдә утны-яктылыкны кире чагылдыра торган элементлар булуга, транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирелергә тиешлегенә, балаларны һәм яшүсмерләрне йөртү тәртипләре үтәлүгә аеруча игътибар итәбез, – дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге ЮХИДИ идарәсенең Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина.

Тагын бер кызыклы нәрсә – дөньяның берничә шәһәрендә светофорга һәйкәл куелган. Кайберләре скульптур композиция формасында булса, кайберләре үзенчәлекле агач рәвешендә тасвирланган. Лондонда, Пензада, Ростов өлкәсендә бер юл буенда, мәсәлән, шундыйлар бар икән.

Ә менә 2019 елның башында агач-светофор Бөгелмәдә дә барлыкка килде. Техника йорты артында ул. Алты метрлы бу конструкция, башка шәһәрләрдәге тиңдәшләренә охшатып, металл торбалардан эшләнгән һәм яшел төскә буялган. “Агач”ның ботаклары заманында Бөгелмә урамнарында эшләгән, хәзер инде заманча санлы таблоларга алыштырылган элеккеге лампалы светофорлардан тора. Бу иске светофорлар әле дә кызыл, сары, яшел төсләрен чираттан балкытып, янып-эшләп утыралар. Тик аларның януының максаты гына хәзер башка.

– Светофорга һәйкәл кую уе моннан биш ел элек, “Шәһәргә минем бүләгем” дигән конкурс уздырган вакытта ук туган иде инде. Узган ел ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында без бу фикерне кабат яңарттык. Бу юлы инде бу арт-объектны булдыру ниятен җирле хакимият тә хуплап чыкты, – дип сүзен дәвам итте Гөлнара Гыйбадуллина. – Конструкцияне корырга Бөгелмә оешмаларының берсе алынды. Агачны Лондон һәйкәле үрнәгендә эшләргә булдык. Дөрес, андагы агачта 75 “иске” светофор эшли, ә безнекендә – 21.

Дәүләт автоинспекторының сүзләренә караганда, мондый “светофор агачы” Татарстанда әлегә берәү генә. Ул халык күп йөри торган җәмәгать урынын бизәү өчен генә тормый, ә юл хәрәкәтендә катнашучылар, бигрәк тә үсмерләр һәм балалар өчен үзенә күрә методик пособие дә булып тора. Балалар биредә автокөйләүче белән якыннан таныша, ә уку йортлары педагоглары һәм тәрбиячеләр аның янында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре”н аңлату буенча дәресләр үткәрә алачаклар. Киләчәктә  әлеге металл агач  тирәсендәге мәйданны велосипед юллары булган “хәвефсезлек утравы” итү планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, бу светофор-һәйкәл турында, ул төзелеп беткәнче, күмәк мәгълүмат чараларына бер хәбәр дә бирмичә, сер итеп саклаганнар. Аны тантаналы ачу яңа уку елы башында булыр дип ниятләнә, бу хакта хәбәр итәрбез әле.

Бу могҗиза-һәйкәлне исәпкә алмаганда, бүгенге көндә шәһәрдә 33 светофор объекты эшли.

 – Аларның 3есе, кояштан энергия алып (хәтта болытлы көннәрдә дә), автоном рәвештә эшли. Тагын 24е – диодлы, калган 6сы – лампалы тибында, – дип аңлатма бирде “Дорсигнал” ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Мәрданов. – Федераль программа буенча Октябрь һәм Совет, Гафиятуллин һәм Гоголь урамнары кисешкән чатларда искергән оптик җайланмаларны заманчага алыштыру бара. Быел шулай ук Ягъфәров – Тухачевский, Ленин – Кызыл Армия урамнары чатларында да светофорлар яңаларына алыштырылды. Болардан тыш, моннан алиты ел элек урнаштырылган диодлы светофорларга ремонтлар да ясалды.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Автор фотосы?

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса