Бөек Җиңүгә – 75 ел!
Күз яшьле һәм шатлыклы бу үзгә бәйрәм, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, быел моңа кадәр бер дә булмаганча, үзенчәлекле шартларда уза.
Башка еллардагы кебек урамнар һәм мәйдан тутырып халык килә алмаса да, бәйрәм – бәйрәм ул!
Бүген, 9 майда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм башкалар, күпьеллык традициягә тугры калып, шәһәребезнең данлы хәрби тарихына бәйле истәлекле урыннарда булдылар: “Мәңгелек ут” мемориалына, Бөгелмә эвакогоспиталендә яраларыннан вафат булган сугышчылар һәм командирлар хөрмәтенә торгызылган монументка, 352нче Орша укчы дивизиясе хөрмәтенә эшләнгән стелага, батырлар аллеясы каһарманнары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.
Әлеге дулкынландыргыч тантаналы чара, бүгенге үзизоляция шартларында куелган барлык таләпләрне үтәгән, катнашучылар бер-берсеннән тиешле ераклыкны саклаган хәлдә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа