Башка төшкән кайгыны ил күтәрешә
Янгында зур каза күргән гаилә үзләренә күрсәткән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Бу хакта алар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов исеменә язган хатта сөйлиләр. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 2 гыйнвары көнне Энгельс урамындагы 5 нче йортта ут чыгып, янгында Бик-мөхәммәтовларның 2005 һәм 2009 елгы балалары янып...
Янгында зур каза күргән гаилә үзләренә күрсәткән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Бу хакта алар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов исеменә язган хатта сөйлиләр.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 2 гыйнвары көнне Энгельс урамындагы 5 нче йортта ут чыгып, янгында Бик-мөхәммәтовларның 2005 һәм 2009 елгы балалары янып үлгән, моннан тыш, йортлары да зур зыян күргән иде.
Фаҗигадән соң шәһәр җитәкчелеге дә, шәһәребез оешмалары да каза күргән, бик тә аяныч хәлдә калган гаиләгә ярдәм кулы суздылар. Уртак тырышлык белән 225 мең 250 сум акча җыелды, ул гаиләгә көнкүреш шартларын яңарту өчен тапшырылды.
Бикмөхәммәтовлар гаиләсе бу игелекле гамәлдә катнашы булган һәр кешегә рәхмәт белдерә: "Янгын нәтиҗәсендә зыян күргән өебезне торгызу өчен ярдәм күрсәткән һәр кешегә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Безне аңлаган, җылы сүз белән юаткан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәр-берегезгә рәхмәтебез чиксез", - дип язалар ир белән хатын.
Менә алар бу игелек-ле эшкә өлеше кергән затлар:
1. "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ, башкарма директоры Николай Васильевич Отмахов - 10 мең сум.
2. "Вектор" ҖЧҖ, генераль директоры Виктор Валентинович Шленков - 10 мең сум.
3. "Новинка" ҖЧҖ, директоры Зинаида Борисовна Антонова - 5 мең сум.
4. "Сәүдә комплексы" ҖЧҖ, генераль директоры Рәис Закуан улы Шафиков - 50 мең сум.
5. "НПО НТЭС" ҖЧҖ, генераль директоры Виктор Иванович Чудин - 10 мең сум.
6. "Русь-пласт" ҖЧҖ, директоры Виктор Николаевич Полканов - 10 мең сум.
7. "БКХП-1" ЯАҖ, генераль директоры Ирина Викторовна Матвеева - 10 мең сум.
8. "БКХП-2" ЯАҖ, генераль директоры Иван Ильич Гребенкин - 10 мең сум.
9. "РНТЦ Урало-Поволжья" ҖЧҖ, генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшакир улы Абдулхәиров - 10 мең сум.
10. "Агат" Сәүдә йорты" ҖЧҖ, генераль директоры Ришат Фоат улы Хәбибуллин - 10 мең сум.
11. Бөгелмә муниципаль районы социаль-икътисади үсеш фонды - 50 мең сум.
12. "Милосердие" фонды - 10 мең сум.
13. "Лилия Рәсим кызы Хәбибуллина" ХП - 10 мең сум.
14. Даниил Валерьевич Захаров - 10 мең сум.
15. Елена Владимировна Джавало - 11 мең 100 сум.
16. Рөстәм Равил улы Мариасов - 50 сум.
17. БЭНЗ коллективы (профком инициативасы буенча) - 19 мең 100 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа