Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Баш тартсаң, башың авыртыр

Кар яту, суыклар килү белән салкын тидереп чирләүчеләр саны да арта башлый. Шуны истә тотып, табиблар һәм шәфкать туташлары армиясе гриппка каршы вакцина белән кораллана. Бу аңлашыла да. Статистика буенча соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та теркәлмәгән. Шуңа күрә табиблар...

- Валентина Алексеевна, аралашуыбызны төп сораудан башлыйсым килә: быел республикада грипп эпидемиясе көтеләме? Булса, кайчан?
- Татарстанда быел салкын тидереп чирләүчеләр поликлиника ишеген сентябрьдә үк шакый башлады. Бу гаҗәп түгел. Барысы да һава торышына бәйле, ә ул тот-рыклы түгел. Әлеге чорда көн саен югары температура белән 5әр авыруны теркәп барабыз. Бу сан җәйге чордагыдан берние белән дә аерылмый. Чирләүчеләр арасында грипп эләктерүчеләр юк. Аның эпидемиясе, елдагыча, декабрь - гыйнвар айларында башланыр дип көтелә.
- Куркырга җирлек юк, алайса. Ә менә кайсы вакыт гриппка каршы прививка ясата башлау өчен кулай?
- Гриппны вакытында кисәтү өчен прививканы сентябрь -октябрь айларында ясату зарур. Вируска каршы иммунитет кеше организмында ике-өч атна эчендә барлыкка килә, сәламәтлеге какшарга өлгергән кешеләрдә - 1-1,5 айда. Бүгенге көндә үзебездә һәм чит илдә ясалган вакциналар кулланыла, икесе дә көчле. Бөгелмәгә "Гриппол плюс" вакцинасы кайтачак. 25 мең прививканы без бушка балалар бакчасына йөрүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина, белем бирү учреждениеләре, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә, студентларга, армия сафларына басучыларга ясыйбыз. Эш
1 декабрьгә тәмамланырга тиеш.
- Грипптан прививка ясатыргамы, юкмы? Әлеге сорауга күпләр үзе җавап бирә. Кемдер моны мөһим дип саный, кемдер, киресенчә, прививка ясату организмга зыян китерә дип уйлый. Сез моңа ничегрәк карыйсыз?
- Бүген прививкадан баш тартучылар саны галәмәт күп, статистикага караганда, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда шулай. Мин үзем моңа каршы. Вакцинаны ясатырга кирәк. Кеше үзенең саләмәтлеге турында кайгыртырга тиеш. "Прививканы ясатсам да, чирләдем", - диючеләр бар. Андыйларга җавабым шул: безнең территориядә, грипптан кала, башка төрле вируслар да бик күп. Борыны юешләнеп, төчкерә башлаганнарның күбесе салкын тиюдән авыра бит, ә алар грипп дип уйлый һәм прививканың файдасы булмады ди. Әгәр дә прививка ясаткан кеше, чыннан да, грипп эләктерсә, файдасын сизәчәк. Беренчедән, чир җиңел формада узачак, икенчедән, өзлегүләр, авыруның катлауланулары булмаячак. Исегезгә төшерәм, грипп хроник авыруларга йогынты ясый, үпкә системасына тәэсир итеп, пневмония, бронхит һәм колакта ялкынсыну китереп чыгара, йөрәк-кан тамырларына зыян сала, нерв системасына да зыян китереп, менингит, энцефалит һәм невралгиягә илтеп җиткерергә мөмкин. Шушы очракларны булдырмас өчен вакытында профилактика чараларын күрергә һәм дөрес дәваланырга кирәк.
- Ә грипп белән авырмас өчен нишләргә?
- Әлбәттә, прививка ясатырга һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару зарур. Җитәрлек йок-ларга, файдалы ризык белән тукланырга, физкультура белән шөгыльләнергә, саф һавада булырга, хезмәт һәм ял вакытларын дөрес бүләргә кирәк. Инфекция бик көчәйгән вакытта, кеше күп җыела торган урыннарда - бәйрәмнәрдә, җәмәгать транспортында, кибетләрдә мөмкин кадәр азрак булырга тырышыгыз.
- Аңлашылды. Гриппка каршы вакцинаны аерым категориягә кергән кешеләргә генә бушка ясыйлар, ә менә прививканы үз теләге белән, үз исәбенә ясатырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
- Вакцинаны үзәк поликлиникада 617 нче кабинетта ясыйлар. Анда үзең сатып алган препарат белән дә килеп була. Гадәттәгечә, вакцинаның хакы 300 - 400 сум тирәсе булыр дип көтелә. Болар хакында 6-80-35 телефонына шылтыратып белешә аласыз.
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса