Бармак очларындагы дөнья
Үзәк китапханәдә, инвалидлар декадасына багышлап “Бармак очларындагы дөнья” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, шунда ук Брайль буенча укыла торган журналлар тәкъдим ителде.
Брайльнең рельеф-нокталы системасы хаклы рәвештә уникаль уйлап табулар рәтендә тора. Ул күп кенә күрмәүче кешеләргә аларны иҗтимагый тормышка, мәдәният, фән һәм иҗат дөньясына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
“Наша жизнь” айлык журналы төрле рубрикалардан тора: “Без һәм җәмгыять”, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең халыкара эшчәнлеге, инвалидлар мәнфәгатьләренә кагылышлы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәкаләләр, танылган сукыр кешеләр, Җир шары тирәли сәяхәт хакында маҗаралы язмалар, мавыгулар дөньясы, А. Беспалов шигырьләре, спорт һ.б.
Ай саен үткәрелә торган “Литературные чтения” әдәби-нәфис журналында Брайль буенча беренче һәм икенче дәфтәрләрдә О. Погодин-Кузминның “Герой” романы басылган.
Брайль буенча журнал басмалары начар күрүче кешеләрдә калган күрү сәләтен стимуллаштыра, бармакларның вак моторикасын үстерә; күрү буенча инвалид кешеләрнең психологик, интеллектуаль һәм социаль үсешенә ярдәм итә.
Ольга КАРПОВА,
“Җирлекара үзәк китапханә” абонементының әйдәп баручы китапханәчесе
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа