Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Балаларны транспортта йөртү тәртибе турында

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең агымдагы елның 28 июнендә чыккан 761 нче карары белән автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Ул үзгәрешләр 2017 елның 12 июленнән гамәлдә. Атап әйткәндә, бу - 7 яшькә кадәрге балаларны машинада караучысыз ялгыз калдыруны тыю һәм алгы утыргычта махсус җайланмаларсыз йөртергә ярамау турында. Туктап торган...

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең агымдагы елның 28 июнендә чыккан 761 нче карары белән автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Ул үзгәрешләр 2017 елның 12 июленнән гамәлдә.

Атап әйткәндә, бу - 7 яшькә кадәрге балаларны машинада караучысыз ялгыз калдыруны тыю һәм алгы утыргычта махсус җайланмаларсыз йөртергә ярамау турында.

Туктап торган транспорт чарасында баланы караучысыз ялгыз калдырган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 нчы маддәсенең я 1 нче, я 5 нче өлеше нигезендә штраф салына.

7 яшьтән 12 яшькә кадәрге пассажирлар машинаның арткы утыргычында махсус утыргычтан башка да йөртелә ала, әмма куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри. Ә менә алгы утыргычта балалар бары тик махсус кәнәфидә генә булырга тиеш.

7 яшьтән кече балалар исә җиңел машинада, йөк машинасының кабинасында баланың авырлыгына һәм буй озынлыгына туры килә торган махсус җайланма-утыргычларда гына йөртелә ала.

Елена САДЫЙКОВА,

Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса