Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Балаларны гаиләдән алу тәртибе булдырылачак

Агымдагы ел ахырына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы опека хезмәте вәкилләре балаларны гаиләдән алганда кулланырга тиешле махсус инструкция эшлиячәк. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. "Волонтерлар ятим-балаларга ярдәмгә" хәйрия фонды рәисе, хөкүмәт каршындагы Социаль өлкәдә попечительлек советы әгъзасы Елена Альшанская сүзләренчә, мондый күрсәтмәләр министрлыкка социаль мәсьәләләр өчен җаваплы Россия вице-премьеры Ольга...

Агымдагы ел ахырына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы опека хезмәте вәкилләре балаларны гаиләдән алганда кулланырга тиешле махсус инструкция эшлиячәк. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

"Волонтерлар ятим-балаларга ярдәмгә" хәйрия фонды рәисе, хөкүмәт каршындагы Социаль өлкәдә попечительлек советы әгъзасы Елена Альшанская сүзләренчә, мондый күрсәтмәләр министрлыкка социаль мәсьәләләр өчен җаваплы Россия вице-премьеры Ольга Голодец җитәкчелегендә узган Хөкүмәт советы утырышы нәтиҗәләре буенча бирелгән.

Инструкциядә опека органнары эшчәнлегенең төп принцибы берткетеләчәк: балаларны бары башка вариантлар, баланың әти-әнисенә ярдәм итәр мөмкинлек булмаган очракта гына алырга. Шул рәвешле балаларны пычрак идәннәр яки суыткычта буш киштәләр аркасында гаиләдән алулар тукталачак.

"Хәзер опека органнарының вәкаләтләре чиксез һәм алар үзләре теләгәнчә эш итәләр. Бу вакытлы вәзгыять яки хата булуы турындагы вариант каралмый да", - дип аңлата Альшанская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса