Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Балалар бакчасы – коррупциягә каршы

35нче "Дельфин" балалар бакчасында "Балалар бакчасы - коррупциядән азат территория" дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Аның эшендә коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Ольга Гафиятуллина, Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов, мәгариф идарәсе юристы Виктория Милостивая, балалар бакчасы тәрбиячеләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре...

35нче "Дельфин" балалар бакчасында "Балалар бакчасы - коррупциядән азат территория" дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Аның эшендә коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Ольга Гафиятуллина, Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов, мәгариф идарәсе юристы Виктория Милостивая, балалар бакчасы тәрбиячеләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Гомумән әйткәндә, чара барыбыз өчен дә бик файдалы булды һәм кызыклы мәгълүмат җиткерүгә корылган бай эчтәлекле кичә беребезне дә битараф калдырмады.

Иң элек әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Розалия Кәримова балалар бакчасында алып барылучы коррупциягә каршы эшчәнлек белән таныштырды.

Биредә әлеге юнәлештә бихисап эш алып барыла. Ата-аналар белән бу тема буенча һәрдаим гомуми җыелышлар уза, ниндидер яңа документлар булса, аларның һәрберсе белән таныштыру үткәрелә, балаларда кече яшьтән үк коррупциягә каршы караш тәрбияләнә. Әлеге тема буенча ясалган стендлар, тәрбияләнүчеләр иҗатыннан эшләнгән рәсем бәйгеләре, иң яхшыларны бүләкләү, аларның һәрберсенә бәя бирү, билгеле инде, яхшы нәтиҗәләргә китерә. Алар балалар бакчасында нәрсәнең начар яки яхшы булуын, нәрсә эшләргә яраганын һәм ярамаганын аңлап үсәләр. Моны үз мисалларында безгә дә күрсәттеләр.

Урта төркемдә тәрбияләнүчеләрдә коррупциягә каршы караш яхшы һәм начар эш-гамәлләр аша формалаша. Балалар моны "Яхшы эш-гамәлләр" дигән театральләштерелгән эшчәнлектә исбатлап бирделәр. Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр исә "В сказке ложь, да в ней намек - добрым молодцам урок!" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр. Анда барыбызга да таныш булган халык әкияте һәм персонажлар мисалында тормышның төрле өлкәләрендә очрый торган коррупциягә бәйле хәлләр тәкъдим ителде.

Утырыш барышында тәрбиячеләр, чарага килгән кунаклар белән "Бүләкләр", "Гайбәт сөйләү" темасына тренинглар үткәрелде, коррупцияне булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сүз алып барылды.

Комиссия утырышында катнашучылар балалар иҗаты күргәзмәсен һәм "Коррупциясез дөнья" фотогалереясын карадылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре чыгара торган "Балачак планетасы" җирле басмасы белән таныштылар. Аның яңа саны коррупциягә каршы көрәш темасын яктырткан.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, балалар бакчасы коллективы учреждениенең уңай имиджын формалаштыру өчен тырышып эшли һәм коррупцияне булдырмау һәм аңа тискәре караш тәрбияләү өчен барлык шартларны тудыра.

Ләйсән ЙОСЫПОВА,

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса