Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бала тәрбияләү – үзәктә

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар янында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов булып китте. Үткән атнада ул, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов белән берлектә, Бөгелмә балалар йортындагы хәлләр белән дә танышты.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе.
"Балалар йортларына юнәлтелгән кызыксыну нигезле. Мин 1 сентябрьгә чаклы Идел буе федераль округында Россия Президентының тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич әмере буенча Татарстандагы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнүче барлык йортларны карап чыгарга, мондагы проблемаларны, киләчәккә тәкъдимнәрне тыңларга тиеш", - дип аңлатты Ренат Тимерҗанов.
Таныштыру сәяхәтен балалар йорты директоры Галина Тульникова үткәрде. Бөгелмә балалар йорты китапханә, тәрбияләнүчеләр өчен релаксация һәм психологик бушану бүлмәсеннән, сөйләмендә җитешсезлекләр булганнар белән шөгыльләнү өчен логопед кабинетыннан, музыка, спорт залы һәм башкалардан гыйбарәт. Аның мәйданында мунча һәм кер юу комплексы урнашкан. Тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә, биредә музыкага өйрәтү буенча курслар оештырылган, анда балалар бик зур канәгатьлек белән, яратып йөриләр.
Хәзерге вакытта балалар йортында 9 бала тәрбияләнә. (Калганнары гаиләләргә тәрбиягә алынган). Бу җәйдә алар барысы да Минзәлә районының "Полянка" лагеренда ял итәләр.
Балалар йортында үзенчәлекле орган - тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе булдырылган һәм ул тулы көченә эшли. Биредә үз гаиләләренә бала алырга әзерләнүче шәхесләр махсус программа үзләштерәләр. Учреждениедә булачак методик үзәккә дә нигез салынган.
Чарада шулай ук Бөгелмә балалар йортына шефлык итүче ТР Федераль казначейлык идарәсе вәкилләре дә катнашты. Әлбәттә, болар барысы да заманча җәмгыятьтә балалар тәрбияләү сорауларының актуальлеге хакында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса