Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бал корты кешелекне саклый

Татарстанда быел 3 мең бал корты оясы үлүе теркәлгән. Шаккаттыргыч мәгълүмат. Күпчелек умартачылар, проблеманы аграрийларның агулы химикатларны көндез кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә сиптерүе белән бәйли. Мондый хәл Татарстанда гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә күзәтелә. Бал кортларының үлеме буенча күңелсез рейтингның беренче урыннарында – Удмуртия, Мари Иле, Липецк, Саратов, Ульяновск, Курск һәм Алтай өлкәләре.

Җәй айларында чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү эше башкарыла. Химик матдәләрнең бал кортлары иммунитетына начар йогынты ясавы мәгълүм. Пестицидлар, гербицидлар һәм агрохимикатларны куллану “Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында”гы Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу канун кырларны эшкәртү эшләрен башкарганда хуҗалыклар тарафыннан тулысынча үтәлми. Пестицидлар белән эшләгәндә дә экология регламенты үтәлми икән. Аның буенча бары кичке 10нан иртәнге 4кә кадәр генә агулы химикатлар белән эшләргә рөхсәт ителә. Пестицидларны көндез кояш кызуында яки көчле җил вакытында, саклану зоналарын үтәмичә, умартачыларга алдан хәбәр итмичә куллану очраклары да бар. Болар барысы да бал кортларының үлүенә китерә. Экспертиза нәтиҗәләре бал кортларының һәлак булуы пестицидлар белән агуланудан килеп чыгуын күрсәткән. Күпләр өчен умартачылык бит бердәнбер керем һәм яшәү чарасы булып тора. Аларның югалтулары кесәләренә ярыйсы гына суккандыр.

 

Бездә шундый хәлләр бар

Бөгелмә умартачылары өчен дә быелгы җәй аеруча авырга туры килде. Җәе дә салкын, яңгырлы булды, аның өстәвенә шул пестицидлар...

Район умартачыларының быелгы уңышы турында Наратлы авыл җирлегенә кергән Ключевка авылында умарта тотучы Рәсимә һәм Наил Рәфыйковлардан белештек. Аларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 160ка якын умарта бар. Салкын һава торышының начар йогынтысыннан кала, аларның бал кортларына районга кергән яңа инвесторның эшчәнлеге дә тискәре йогынты ясаган. Яңа инвесторның район авыл хуҗалыгы үсеше өчен файдасы зур булу белән, зыяны барлыгы да ачыкланды. Сүзебез “Экон Нива” хуҗалыгы турында. Ул быел районыбыз кырларына төрле культуралар чәчте.

  • Яңа инвестор безнең тирә-якка кандала үләне (донник) утыртты. Аны чәчәк аткан вакытта урып алалар. Менә шул вакытта күп кенә бал кортларын югалттык та инде. Алар комбайнның барабанына кереп эләгә. Гербицид сибүләре дә үзенең тискәре йогынтысын ясады. Аны төнлә генә сибәргә кирәк бит, ә бездә инде... Быел яныбызда, әле ярый, рапс утыртмауларына сөендек. Аны җәенә берничә тапкыр химикатлар белән эшкәртәләр. Бал кортларын бикләп торып булмый бит. Бу безгә зур югалтулар китерер иде. Быел кортлар күпләп үлде дип әйтмәс идем. Ел да була иде инде ул. Гербицидлар белән агулану проблемасы елдан-ел килә. Ләкин быел, нишләптер, бөтен ил буйлап күпләп үлү күзәтелә. Мондый хәлне күргән юк иде әле, – дип сөйли Рәсимә ханым.

Кортлар агуланып үлү белән бергә, һава торышы да быел умартачыларга кулай булмады.

  • Җәенә ике тапкыр бал аерта идек, – дип дәвам итте Рәсимә ханым сүзен. – Беренчесе юкә чәчкәсеннән, икенчесе төрле чәчкәләрдән җыеп алынган була иде. Быел исә бер тапкыр гына аерттык. Юкә чәчкә аткан вакытта көннәр яңгырлы булды, кортлар бал җыймады. шуңа күрә бу сезонда чәчкә балын гына авыз итә алабыз. Башка еллар белән чагыштырганда, икеләтә әз булды бал. Шулай да, булганына да рәхмәтлебез!

 

Балчылар тарихы

Рәсимә һәм Наил Рәфыйковлар менә инде 40 елга якын умартачылык белән шөгыльләнәләр. Рәсимә ханым – һөнәри умартачы. “Нигә умартачы һөнәрен сайладыгыз? Нигә шул юлдан китәргә булдыгыз?” дигән сорауга:  “Каядыр укырга керергә кирәк иде,” – дип елмаеп җавап бирә. Шәһәр кызы Рәсимә һөнәр сайлаган вакытта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының умартачылык юнәлешенә тап була.

  • Укырга кергәндә мин башкалар янында яп-ябык бер кечкенә кыз идем. Рәсимәдән нинди умартачы чыксын дигәннәр иде. – дип искә ала ул.

Гомерен әлеге шөгыльгә багышлаган Рәсимә ханымны дөрес юлны сайлаган дип курыкмыйча әйтергә була. 20 яшьтә техникумны тәмамлап, ул Ключевка авылына – “Энгельс” исемендәге колхозга эшкә кайта. Аннары Җиләк-җимеш питомнигындагы умартачылыкта эшли. Бераздан янә ире Наил белән Ключевка авылына әйләнеп киләләр. Шунда гомер буе эшлиләр. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда.

Алар балның файдасын бар яклап ачкан. Зур тырышлык һәм күп вакыт таләп итүче шөгыль үзен керем ягыннан аклый, диләр.

Бал турында

Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкин­леге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халык­ларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган.

Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Ашказаны-эчәк трак­ты эшчәнлеген нормальләштерүдә, ал­лергиягә, склерозга каршы көрәштә, тонусны күтәрергә, ялкынсынуларны бетерергә, матдәләр алмашын һәм тире­нең туклануын яхшыртуда, организмны ныгытуда кулланыла. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора.

 

Шифасы күп, белегез!

Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэле­мент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), 39% фруктоза, 31% глюкоза, 5% декстрин, 1,5- 3% сахароз, 0,1-2,3% протеин, 0,1-0,2% мине­раль матдәләр, 0,03-0,2% органик кислоталар, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитами­ны, 18-20% су бар.

Микро­элементларга килгәндә, карабодай балында алар аеруча күп. Цинк, марга­нец, бакыр кан әйләнешен яхшырта, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Өстәвенә, цинк күрү сәләтен арттыра. Тимер исә гемоглобинны күтәрә. Балның калорий дәрәҗәсе 315-335 ккал. 1 литр бал якынча 1420 грамм авыр­лыкта була.

Табигатьтә микроэле­ментларга балдан да бай продукт юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кай­натмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйм­мәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кешегә көнгә 100 г, балаларга 30-50 г бал ашарга киңәш ителә.

Сәламәтлек өчен, гомумән кешелек өчен зур кыйммәткә ия балны, умарта кортларын саклыйк. Язмамны Альберт Эйнштейн сүзләре белән төгәллисем килә: “Бал кортлары юк икән, кешелек тә юк дигән сүз”.

җәсе 315-335 ккал. 1 литр бал якынча 1420 грамм авыр­лыкта була.

Табигатьтә микроэле­ментларга балдан да бай продукт юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кай­натмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйм­мәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кешегә көнгә 100 г, балаларга 30-50 г бал ашарга киңәш ителә.

Сәламәтлек өчен, гомумән кешелек өчен зур кыйммәткә ия балны, умарта кортларын саклыйк. Язмамны Альберт Эйнштейн сүзләре белән төгәллисем килә: “Бал кортлары юк икән, кешелек тә юк дигән сүз”.

 

 

Рәсимә РӘФЫЙКОВА һәм Ләйсән ЙОСЫПОВА фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса