Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бакча җиләген ничек сайларга?

Бакча җиләген сайлыйбыз.

Үзе кызыл, яфрагы яшел булсын
Кибетләрдә бик эре виктория җиләкләре сатыла. Аларның кайсы файдалы һәм тәмлерәк? “Эпидемиология һәм гигиена үзәге” нең Лениногорск буенча белгечләре җиләк сайлауның 5 серен ача, алар киңәшләренә колак салыгыз.

1.Төсенә игътибар итегез: өлгергән виктория җиләге ачык кызыл төстә була. Әгәр кибеттәге җиләк карасу кызыл төстә булса, бозыла башлаган булырга да мөмкин. Яхшылап карап алыгыз. Мондый төс җиләкнең нитратларда үскән булуын аңлатырга да мөмкин. Мондый җиләкне бер тапкыр гына ашасагыз, бернәрсә дә булмас. Әгәр күп итеп алып туңдырырга, яисә кайнатма ясарга уйласагыз карасу кызыл төстәге җиләктән ераграк йөрегез. Әгәр викториянең очы аграк төстә булса, өлгереп
бетмәгәнен аңлата.

2 Койрыгына игътибар итегез. Виктория җиләге койрыгындагы яфраклар яшел төстә булырга тиеш, бу аны күптән түгел генә түтәлдән җыйган булуларын аңлата. Яфраклары саргая башлаган икән, димәк, күптән җыйганнар. Әгәр койрыгында яфрак бөтенләй булмаса, аның күптән кибеттә ятуын күрсәтмәс өчен, яфракларыннан арындырганнар.

3 Төрткеләргә карагыз. Җиләктә төрткеләр, әгәр алар кабарыбрак торсалар, өлгере җитмәгәнлеген аңлата. Әгәр күпмедер эчкәрәк кереп торсалар, виктория тиешенчә өлгереп беткән дигән сүз.

4 Исе ниндирәк? Виктория җиләген сатып алганда, иснәп карасагыз – начар булмас. Гадәттә, кибеттә җиләк сатыла торган җиргә якынлашуга ук ис килеп тора. Мондый җиләкне алырга була. Ә өлгермәгән җиләкнең исе сизелер-сизелмәс кенә була.

5 Җиләкнең зурлыгы нинди булырга тиеш? Зурлыгы нитратларның күплегенә түгел, ә сортына бәйле. Яхшы өлгергән кечкенәрәк җиләкләр файдалырак, чит илдән китерелгәненә караганда, үзебездә үскәне файдалырак, ди белгечләр. 

Беләсезме? Туңдырылган клубникада барлык файдалы сыйфатлар да саклана икән. Ә кайнатмасында витаминнары бөтенләй калмый.

zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса