Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Авылыбызның терәк баганалары

Барча халык якты өметләр, матур хыяллар белән Яңа елны каршы алырга җыенган бу көннәрдә тормышта күркәм вакыйгаларга да урын җитәрлек. Шундыйларның берсе - безнең авыл җирлеге башлыгы Рәзгат Тәлгат улы Хуҗиевның булачак юбилее. Аңа 31 декабрьдә 55 яшь тула. Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет институт тәмамлагач, безнең якларга...

Барча халык якты өметләр, матур хыяллар белән Яңа елны каршы алырга җыенган бу көннәрдә тормышта күркәм вакыйгаларга да урын җитәрлек. Шундыйларның берсе - безнең авыл җирлеге башлыгы Рәзгат Тәлгат улы Хуҗиевның булачак юбилее. Аңа 31 декабрьдә 55 яшь тула.

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет институт тәмамлагач, безнең якларга килеп урнашкан иде, башта зоотехник булып эшләде, авыл Советы рәисе булды, хәзер инде менә шактый еллар дәвамында "Акбаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге җитәкчесе ул.

Бүгенге авыл тормышындагы эш-мәшәкатьнең очы-кырые бармы икән? Ил күләмендә кризис барганда, тормыш бар яклап та шактый проблемалы булган бу заманда, җитәкчеләргә бигрәк тә кыенга туры килә. Бу бит составына өч авылны: Акбаш, Андреевка, Кирилловканы берләштергән территорияләрне карап тоту, ул авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен кирәкле бөтен шартларын барлап, өзеклекләргә юл куймыйча, барысын да тәэмин итеп тору дигән сүз. Юлларның төзеклеге, су насосының җәен-кышын эшләп торуы, авыл урамнарын, зиратларны тәртиптә тоту, агачларны вакытында кистереп, яңаларын утыртуны оештыру - барысы да аның өстендә бит. Болары - безнең күз алдында эшләнә торган көндәлек, гадәттәге мәшәкатьләре генә әле аның.

Хуҗалык җитәкчесе буларак, үзенә йөкләнгән төп вазифаларын менә дигән итеп башкаруы өстенә, аның бик тә кешелекле зат булуы турында аерып әйтәсе килә. Җитәкчебез кул астында барлыгы 700ләп шәхси хуҗалык бар. Ул йортларда яшәүчеләрнең күбесе - пенсия яшендәгеләр, ягъни теге яки бу дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Рәзгать Тәлгатович, кемнең кем булуына карамастан, кеше гозерен беркайчан игътибарсыз калдырмас. Үтенеч белән килгән бер генә кешене дә кире бормый ул, кирәк булса, машинасын кабыза да, көн дими, төн дими, хастаханәгә дә кузгала, терлек-туары чирләп киткәннәргә ветеринарларны да юллый, шәһәргә барып, даруларын да алып кайта, хәтта кешеләргә арзангарак чыксын өчен район газеталарын да редакциянең үзенә барып алып, кайтарып биреп тора (ә редакциянең үзеннән барып алу хакы, почта аша язылганга караганда, чыннан да, ике тапкыр диярлек очсызга төшә).

Хатыны Гөлфия белән дә бик матур пар, үрнәк гаилә алар. Гөлфия Хуҗиева - педагог, озак еллар инде балалар бакчасы мөдире булып эшли. Бер ул, бер кыз үстерделәр, гаиләләре белән барысы да ярдәмчел, кешелекле, игелекле алар.

Авылда кемнән генә сорасаң да, фикер уртак - башка авыллардагы кешеләргә дә аның кебек җитәкче канаты астында тормыш итү насыйп булсын иде әле! Чын мәгънәсендә, авылдашларның тирән ихтирамына лаеклы булган, үз урынындагы кеше ул Рәзгат Тәлгат улы Хуҗиев. Без аны якынлашып килүче матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Бары тик сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаиләсенә иминлек кенә телибез.

Сүз уңаеннан, гомер буе намус белән эшләгән, авылдашлар үзен шулай ук бик тә хөрмәт итә торган кешеләрнең берсе, элекке җитәкчебез Владимир Георгиевич Александровның да әле шушы көннәрдә генә олы юбилее булып үтте - 75 яшь тулды. Бу мөхтәрәм затны да олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, алда хәерле гомерләр телибез.

Бу җитәкчеләребез икесе дә - авылларыбызны саклау, анда яшәүчеләр өчен мөмкинлекләр тудыру һәм тормыш шартларын яхшырту өчен халыкка намус белән ихлас хезмәт иткән һәм хезмәт итә торган, икесе ике дәвердә эшләсәләр дә, кешелекле булулары белән авылдашлар арасында яхшы исем казанган абруйлы затлар, авылыбызның терәк баганалары. Без аларны бик хөрмәт итәбез һәм иң изге теләкләрдә генә калабыз.

Барлык авылдашлар исеменнән,
Абруй НАСЫЙРОВА,

"Акбаш" авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе.

 

Редакциядән. Авторның, авылдашларыгызның котлавына, Рәзгат Тәлгатович, без дә кушылабыз. Сезнең кебек игелекле затлар, халык өчен тырышучы, тел-милләт мәнфәгатьләрен дә кайгыртып яшәүче җитәкчеләребез күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Үзегезгә дә, якыннарыгызга да саулык-сәламәтлек, имин тормыш һәм эшегездә уңышлар телибез.

Хөрмәт белән,

"Бөгелмә авазы" редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса