Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Авыл кешесе дә кеше бит

"Бөгелмә авазы"нда хатлар белән эшләүче буларак, газетаны укучылар күп очракта үзләренең гозерләре, борчулары белән миңа мөрәҗәгать итәләр. Менә беркөнне дә телефоннан шылтыратып, бер ханым бик тә дулкынланган тавыш белән үз авылларындагы депутатларның халык белән очрашырга теләмәве турында хәбәр итте. Кайдан шылтыратуын сорагач, ул үзенең исем-фамилиясен дә, кайсы авылдан икәнлеген дә...

Әлфия МОСТАФИНА,
"Бөгелмә авазы" газетасының
хатлар бүлеге мөдире.
Хәбәрче, гадәттә, редакция почтасына аноним хатлар, хәбәрләр килгәндә, язма астында имза тормаса, аны эшкәртү, җавап эзләү, ярдәм итү кебек гамәлләргә бармаса да, бу хатын-кызның чын күңелдән борчылып һәм үртәлеп: "Менә, мәсәлән, газета битләрендә квартал саен шәһәр депутатларының кайсы көнне һәм кайда үз округларындагы халыкны кабул итүләре турында график бирелә бит. Авыл кешесе кеше тү-гелмени? Нигә безнең депутатлар да үз планнары белән уртаклашмыйлар, безгә ярдәм итәргә теләмиләр?" - диюе, билгеле инде, безне битараф калдырмады, бүгенге көндә бик актуаль торган шушы сорауга җавап эзләргә этәрде.
Әйе, газета битләрендә җирле депутатларның халыкны кабул итү графикларыннан тыш, ТР Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутатларының халык белән очрашу уздырулары турындагы хәбәрләр системалы төстә биреп барыла. Мондый очрашуларда халык үзен борчыган сорауларга җавап ишетә, шул рәвешле, беркадәр ярдәм ала.
Республикабызның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да һәрвакыт үзенең чыгышларында Дәүләт Советында сайлаучылар белән эшләүнең контрольдә тотылуын белдереп тора. "Урыннарда депутат кабул итүләре үткәрелә, алар безгә күпме очрашу уздырулары, халык тарафыннан нинди проблемалар күтәрелүе хакында мәгълүмат биреп баралар. Без исә халыктан ишеткән сорау-гозерләрне тиешле структураларга җиткерәбез", - ди ул.
Хәбәрнең кайсы авылдан икәнлеген белмәгәнгә күрә, без районыбызның барлык авыл җирлекләре башлыкларыннан, депутатлардан үзләрендәге халык белән, сайлаучылар белән ничек эшләүләре турында хәбәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса