28 июнь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ясаган чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов соңгы вакытта яуган яңгырларның уҗымнар үсешенә уңай тәэсирен әйтте, шулай да минераль ашламалар кулланып кына мул уңышка өмет итәргә мөмкинлеген искәртте. "35 килограмм минераль ашлама - бу эш түгел инде,...
Җирле хакимиятнең матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп,
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Министр шулай ук бүгеннән алып, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшне активлаштырырга кушты. Бу гамәл вакытында башкарылган очракта һәр гектардан 4 - 5 центнер ашлыкны коткарып калырга мөмкин булачак икән. Марат Әхмәтов әйтүенчә, кырларның чүпләнгән булуы да тирән борчу тудыра. "Вертолеттан караганда андый кырлар бигрәк тә яхшы күренеп тора, - диде ул. - Бу хәл беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел".
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, июнь ахырына Татарстанда 176,2 мең тонна печән һәм 834,6 мең тонна сенаж, 4,2 мең тонна яфраказык әзерләнгән. Күпьеллык үләннәрне 18 процент мәйданда җыеп аласы калган.
Бер баш шартлы терлеккә 5,8 центнер азык әзерләнгән, ә малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен бер башка 30 центнер чамасы азык кирәк. Гомумән, Татарстан буенча 342,6 мең тонна мал азыгы әзер инде.
Ә менә һава шартлары начар булу нәтиҗәсендә, ТР фермерлары ярты уңышларын югалтты, дип белдерә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе
Камияр Байтимеров. Бөртекле культу-раларның өчтән бер өлеше июнь башында ук югалган, ә инде ай ахырында планлаштырылган уңышның яртысын, ягъни 450 - 460 мең тонна тирәсе генә икмәк алып булыр кебек.
Яңгырлар явып узгач, вәзгыять тамырдан үзгәргән. Әмма көннәр салкын булу сәбәпле, үсемлекләр акрын үсә.
Терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан фермерлары, үз терлекләреннән тыш, башка хуҗалыклар өчен дә азык әзерләүне максат итеп куйган. Күпчелегенең узган елдан калган азык запасы бар. Алар озак саклансын өчен сенаж һәм печәнне төреп әзерли. Гомумән, бер баш шартлы терлеккә 30 центнер чамасы азык әзерләү планлаштырыла. Кече хуҗалык вәкилләре бу бурычны гамәлгә ашыру мөмкин дип саный.
Бөгелмә районы авыл хезмәтчәннәре язгы чәчү кебек мөһим эшне тәмамлап кына өлгергәннәр иде, инде икенчесе дә килеп җитте - терлекләрне кышлатуга мал азыгы әзерләү.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эш тулы көченә алып барыла. Барлык хуҗалыклар да июнь үләннәрен җыеп калырга ашыга, чөнки ул туклыклы матдәләргә бай булуы ягыннан иң кыйммәтле мал азыгы исәпләнә. Районда булган терлекләрне уңышлы кышлату өчен авыл хезмәтчәннәренә җәмгысе 7 600 тонна концентратлар, 15 800 тонна силос, 16 500 тонна сенаж, 7 000 тоннадан артыграк печән, 300 тонна яфрак-азык, 70 тонна төрле үләннәр катнашмасын әзерләп өлгерергә кирәк.
Узган ял көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, бу өлкәдә ситуацияне тикшереп йөрде.
"Д.В. Нуждин" шәхси предприятиесе, мәсәлән, бу эшкә июнь башында ук тотынган. Денис Нуждин әйтүен-чә, хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны 1,5 меңгә җиткән, шуларның 540ы - савым сыерлары. "Бүгенге көнгә барлыгы 570 тонна печән, 1 000 тонна сенаж әзерләнде. Бу һәр баш шартлы терлеккә 8 центнерга якын мал азыгы дигән сүз", - диде фермер.
"Кышкылыкка терлек азыгы әзерләү бүгенге көндә беренчел бурыч булып тора, - ди И. Касыймов. - Җитәр-лек күләмдә туклана алмаган терлекләрдән яхшы артым да көтеп булмый, мул сөткә өмет итәргә ярамый. Җитмәсә, һава торышы да ел саен үзгәреп тора, шуңа күрә һәр хуҗалыкта еллык азык запасы булдыру зарур".
"Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"ндә терлек азыгының сыйфатына да зур игътибар бирелә. Шул сәбәпле, биредә терлек азыгын технологияләрне төгәл кулланып әзерлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сабиров бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләрнең эшләвен, бүгенге көнгә 400 тонна печән чабылуын хәбәр итте. Һава торышының бик катлаулы булуына да карамастан, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хезмәтчәннә-ре эшсез утырмыйлар. Мастерскойда механизаторлар техниканы карау-көйләү белән мәшгуль. Көннәр аязу белән алар кырга чыгарга әзер торалар. Бу хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү белән бәйле оештыру мәсьәләләре тулысынча чишелгән дип ассызыклады М. Сабиров.
Авылга шәһәр предприятие һәм оешмаларының ярдәме дә бик вакытлы булды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, ел саен 70тән артык предприятие яфраказык әзерләүдә катнаша. Илдус Касыймов әйтүенчә, Пенсия фондының Бөгелмә идарәсе, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль як-лау идарәләре, "Водоканал" җәмгыяте, "Бөгелмә җылы-лык челтәре" предприятиесе, Бөгелмә электр челтәре һ.б. бу эштә активлык күрсәтәләр.
"Күмәк көч белән июль башына еллык планның 60 проценты күләмендә мал азыгы әзерләнде, ә бу исә һәр шартлы терлеккә 12 центнер дигән сүз,
- диде Илдус Касыймов. - Авыл хезмәтчәннәренең шәһәр предприятие-оешмалары хезмәткәрләре ярдәмендә бу мөһим эшне срогында һәм югары сыйфат белән башкарып чыгасына бернинди шик юк".