Авыл халкы проблемаларына – тулы җаваплылык белән
Шул турыда бүген "эшлекле дүшәмбе" дә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белдерде. Узган атнаның нәтиҗәләрен ясаганда, ул ай дәвамында авыл җирлекләрендә отчет сессияләре үтүе турында хәбәр итте. Сессияләрнең соңгысы Карабаш бистәсендә узачак. Очрашу авыл халкы, җирле депутатлар, Бөгелмә муниципаль районы Советы вәкилләре, шәһәр һәм район башкарма комитетлары,...
Шул турыда бүген "эшлекле дүшәмбе" дә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белдерде.
Узган атнаның нәтиҗәләрен ясаганда, ул ай дәвамында авыл җирлекләрендә отчет сессияләре үтүе турында хәбәр итте. Сессияләрнең соңгысы Карабаш бистәсендә узачак.
Очрашу авыл халкы, җирле депутатлар, Бөгелмә муниципаль районы Советы вәкилләре, шәһәр һәм район башкарма комитетлары, шәһәр хезмәте җитәкчеләре катнашында узды. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә планнар корылды. Гадәттәгечә, авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны да җиткерделәр.
Сессияләр барышында байтак проблемалар калкып чыкты, авыл халкын дулкынландырган иң күп сорау су белән тәэмин итү системасы, юлларны төзекләндерү, газ, авылны төзекләндерү турында булды. Линар Закиров билгеләгәнчә, бер сорау да игътибарсыз калмаячак. Приоритетлар бер - барлык гамәлләр һәм карарлар халыкка файдага булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа