Асылыбызга кайтыйк!
Татарстаныбыз бәйсезлек яулаганда, туган телебезгә "дәүләт теле" статусы бирелгәндә бу вакыйгаларны бөтен татар шатланып каршы алган идек. Ә хәзер менә телебезгә каршы астыртын көрәш бара. Без үзебез дә кыйблабызны бөтенләй югалтып барабыз кебек. Төпкә төшеп, барысы турында да ныклап уйланганыбыз бармы соң? Бүген татар халкының чит телгә генә ышанып яшәмәве,...
Татарстаныбыз бәйсезлек яулаганда, туган телебезгә "дәүләт теле" статусы бирелгәндә бу вакыйгаларны бөтен татар шатланып каршы алган идек. Ә хәзер менә телебезгә каршы астыртын көрәш бара.
Без үзебез дә кыйблабызны бөтенләй югалтып барабыз кебек. Төпкә төшеп, барысы турында да ныклап уйланганыбыз бармы соң? Бүген татар халкының чит телгә генә ышанып яшәмәве, ә беренче чиратта, үз-үзенә, гаделлеккә ышанып яшәве кирәк. Аның өчен сәясәттә дә, ил башындагыларның да, эш бирүче предприятие һәм оешмалар хуҗаларының да ике телне дә хөрмәт итүе, үзенең дә яхшы белүе, ике телне дә дәүләт теле буларак тигез кулланылуын таләп итүе, шул ук вакытта тәэмин итә алуы да кирәк.
Кызганычка, бүген без бу хәлне күзәтә алмыйбыз: татар телендә эшләүче уку йортлары бетте, нигә аларның яшәве өчен шартлар тудырылмады? Дөрес, җитәкчеләр, беренче чиратта, икътисад дип, башка эш дип баш ваталар. Эш барамы - бара, ә мәсьәләнең төбенә төшеп, тирәнтен уйлау җитми. Туристларга күрсәтер нәрсәләр күп дип мактанабыз, теге яктан, бу яктан алга киттек дип, сөйләргә тырышабыз, ә үзебездә "кибет" я "тукталыш" дип язып куйган такта гына да юк, барысы да - "магазин" да "остановка"... Дәүләт телен, Татарстаныбызны хөрмәт итү шул буламы?!
Миңа тагын бер нәрсә аңлашылмый - телгә каршы астыртын көрәш барганда, халык мәнфәгатен яклап чаң сугарга тиешле депутатлар ни өчен дәшми соң?!
Милләтне упкынга төшүдән саклап калу көрәш юлын сорый. Милли хәрәкәт гомер-гомергә булган, хәзер инде халык аңлы - корал күтәрмичә, кан коймыйча да сөйләшергә, аңлашырга була. Зыялылар да, галимнәр дә, язучы-артистлар, гади халык белән кулга-кул тотышырга, телне дә, милләтне дә саклау юлында бергә эш итәргә тиешләр.
Аллаһы Тәгалә татар милләтенә тагын мәрхәмәтен күрсәтер. Төп асылыбыз - Ислам дине милләтебезне "сынам" дигән чакларда да юкка чыгудан коткарып калган бит. Тик моның өчен үзебезгә дә уянырга, асылыбызга кайтырга кирәк - без бүгеннән хәтта туып өлгермәгән балаларны да дин белән тәрбияли башларга тиеш. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә һәм дини, һәм милли мохит шартлары булырга тиеш. Без татарлар - мөселманнар - соңгы пәйгамбәр Мөхәммәт өммәтендәге кешеләр. Без туры юлдан тайпылырга тиеш түгел. Ә безнең туры юл ул - Коръән аятьләрендә һәм пәйгамбәребез сөннәтләрендә күрсәтелгән юл.
Гыйльмеруй БАЙБЕКОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа