Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ашыгыгыз! Иртәгә фотолар кабул итү тәмамлана!

Тиздән язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән әниегез, әбиегез, апагыз, сеңлегез, үзегез төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки...

Тиздән язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне.

Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән әниегез, әбиегез, апагыз, сеңлегез, үзегез төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны, фотода кем булуын күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 26 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 27 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак. Тагын бер тапкыр искәртеп үтәбез, бу юлы тавыш бирүнең катлаулы, алдап-йолдап булмый торган ысулын сайлаячакбыз.

Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1500лек, 2 урынга - 1000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса