Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 16 августта узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бү-генгә барлыгы 1 680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае - 554,8 мең тонна. Республика күләмендә уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае - гектарыннан 23,6 центнер.
Әлфия МОСТАФИНА.
Министр урып-җыю кампаниясенең авыл хуҗалыгы зоналары буенча барышы турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук аерым хуҗалыклардагы урып-җыю темпларын билгеләде. Кайбер хуҗалыклар урып-җыюны тәмамлап киләләр икән инде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, районнарда язгы бодай, борчак, арпа җыелып беткән.
Көзге чәчүнең оптималь срогы килеп җитте, дип белдерде министр. "Безнең бурыч - мәйданнарның 40 процентына кадәр уҗым культуралары чәчү", - диде ул һәм бу күләмне сакларга кирәклеген ассызыклады. Марат Әхмәтов туфрак эшкәртүгә аеруча игътибар итүне сорады. Җирне барлык тиешле технологияләрне кулланып эшкәртү туфракта дымны саклауда ярдәм итә. Республикада барлыгы 2 миллион гектардан артык җир эшкәртергә кирәк, шул исәптән ярты миллионын - тирәнтен. Бүгенгә 260 мең гектарда бу эш үтәлгән.
18 августка булган рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 835,9 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 53 проценты дигән сүз. Республика буенча 1 872,0 мең тонна ашлык җыелган. Амбарларга җәмгысе 568,1 мең тонна уҗым бодае, 510,9 мең тонна уҗым арышы, 520,2 мең тонна тары, 90,2 мең тонна борчак кайтарылган.
Менделеевск (барлык мәйданның 27 процентында җыелган), Мамадыш (35 процент), Бөгелмә (36 процент) һәм Әгерҗе (37 процент) районнарында игеннәрне җыеп алу сүлпән бара.
Язның гына түгел, җәйнең дә бер көне ел туйдыра дип әйтергә була. Бу нисбәттән Бөгелмә районы хуҗалыкларында эш ничек тора соң? Саннарга игътибар итик әле. 18 августка булган мәгълүматларга караганда, район кырларында 16,1 мең гектар мәйданнан барлыгы 29,8 мең тонна ашлык җыйнап
алынган. Уңыш гектарыннан уртача 18,5 центнер чыга. Соңгы 3 көн күр-сәткечләре буенча урып-җыю техникасы тулы көченә файдаланыла.
Терлекләрне кышын асрап чыгу өчен районда шартлы рәвештә бер мал башына 16,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Игенчеләр шулай ук туфрак эшкәртүгә, көзге культураларны чәчүгә дә керешкәннәр.