Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Апрель үзгәрешләре: кемгә – акча, кемгә – ял

Яшь әти-әниләргә дә яхшы хәбәр - бала арбасы, бишек, бала караваты кебек нәниләр кирәк-ярак­ла­рына салым ставкасы ки­метелә.

1 апрельдән илдә кайбер үзгәрешләр гамәлгә керде.Бу айда дүрт миллионга якын россияленең пенсиясе артачак. Айлык акча 2 процентка ин­дексацияләнә. “Артканнан соң, социаль пенсиянең уртача күләме – 9 м­ең 266 сум, инвалид балаларныкы – 13 мең 674 сум, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 мең 812 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗә­сендә инвалид калучы­лар­ның айлык акчасы уртача – 31 мең 300 сум, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37 мең 400 сумга кадәр үсәчәк”, – дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.

Яшь әти-әниләргә дә яхшы хәбәр бар. Апрельдән өстәмә кыйммәткә салым түләүдә ташлама каралган то­варлар исемлеге киңәйте­ләчәк. Мәсәлән, бала арбасы, бишек, бала караваты кебек нәниләр кирәк-ярак­ла­рына салым ставкасы ки­метеләчәк. Моңа карап кына сатучылар кибет киш­тә­сендәге товарга бәяне тө­шерерме, билгесез, әлбәттә. Һич югы, бала арбасы якын арада кыйммәтләнмәячәк дип фаразлаганнар.

1 апрельдән илдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул җәй уртасына кадәр дәвам итәчәк. Бу җәйдә укуын тәмамлаячак студент егетләр бу чакырылышка эләк­мәячәк, дип тә искәрткән “Известия” басмасы.

ОСАГО рәсмиләштерү тәртибе дә үзгәрде. Моннан ары машина йөртүченең юл һәла­кәтенә эләгү-эләкмә­ве­нә карап, полис бәясе арту яки кимүгә китерүче коэффициентны елга бер тапкыр гына билгеләячәкләр. Хәзер чит илгә чыгып керергә дә форсат бар. 1 апрельдән Россия халкы өчен Ал­ба­ниягә виза вакытлыча бе­терелгән. Чит илдә туристик яки шәхси максатларда өч айга кадәр ял итәргә мөм­кин. Моның өчен чит ил паспорты гына кирәк. Визасыз режим 2019 елның 31 ок­тябренә кадәр гамәлдә булачак. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183770/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса