Аның гомер – үзе бер тарих
Без укучыларга үткәнебез, тарихыбыз турында еш сөйлибез. Чөнки яшәеш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үткәннәрне белмәгәннең киләчәге дә юк. Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, ягъни Александр Матросовның (балалар йортында аның исемен алыштырган булганнар) батырлыгын кабатлаган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин - шәһәребезнең генә түгел, ә бөтен татар милләтенең, Россия халкының горурлыгы. Димәк, каһарманның үзе турында...
Без укучыларга үткәнебез, тарихыбыз турында еш сөйлибез. Чөнки яшәеш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үткәннәрне белмәгәннең киләчәге дә юк.
Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, ягъни Александр Матросовның (балалар йортында аның исемен алыштырган булганнар) батырлыгын кабатлаган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин - шәһәребезнең генә түгел, ә бөтен татар милләтенең, Россия халкының горурлыгы. Димәк, каһарманның үзе турында да, аның якыннары турында да без күбрәк белергә тиеш.
Үткән ел, 9 майда, без укучылар белән Сугышлы авылындагы музейда булып кайткан идек. Газинур Гафиятуллин соңгы тапкыр салкын суын эчкән чишмә буйларында йөрдек. Кайчандыр ул карап сокланган табигатьне күрдек, без дә сокландык. Ул чакта безнең белән каһарманның улы Әнвәр абый да барган иде, экскурсиядә бергә йөргән идек.
Музейдан кайткач, укучылар белән герой-якташыбызның хатыны - Гыйльмурый әби янында да булдык. Ул безгә ире турында бик күп мәгълүмат бирде. Сугыш чоры вакытындагы, аннан соңгы тормыш авырлыклары турында сөйләде. Яшь вакытындагы фотосын да күрсәтте: "Мин әз генә үзгәрмәгәнмен, әйеме? Яшь бит әле мин - гыйнвар аенда миңа нибары 100 яшь кенә тулачак," - дип шаяртты әби ул вакытта. Ә без, үз чиратыбызда, әбинең бу олуг юбилеена килергә сүз биреп, кайтып киттек.
Әйткән сүзебезгә тугрылык саклап, быел кышкы каникулдан чыккач, җыендык та, укучылар белән бергәләп, батыр якташыбызның хатынын - хәзер инде йөзьяшәр Гыйльмурый әбине тәбрикләргә дип, аның өенә бардык.
Кызганычка каршы, без беркадәр соңга да калган булып чыктык - безгә кадәр Азнакай, Лениногорскидан инде олы кунаклар килеп, әбине котларга да өлгергәннәр. Әйе, чын мәгънәсендә ил горурлыгы булган каһарманның җәмәгатенә 100 яшь тулу - гадәти туган көн генә түгел, бер гасырлык юбилей бит ул! Аның язмышы, узган гомер юлы үзе бер тарихка тиң. Шуңа да хәтта чит районнардан олуг кунакларның килүе бер дә гаҗәп түгел.
Бүген дә шаян сүзле, җор телле әбиебез укучылар белән рәхәтләнеп сөйләште, барыбызга да иң изге теләкләрен җиткерде.
Гыйльмурый әби кызлары Роза белән Римма тәрбиясендә яши. Әнвәр абый да әнисе янында еш була. Әби - барлыгы сигез бала анасы (Газинурдан өч бала белән калган Гыйльмурый, сугыштан соң Исрафил Ибраһимов белән гаилә корып, тагын биш бала табып үстерә). Бүгенге көндә әби сокланырлык бай кеше - 16 оныгы, 31 оныкчыгы бар.
Гыйльмурый әби без килгәнгә ничек шат булса, без дә аның белән очрашудан зур канәгатьлек хисе алып, каһарман якташыбыз турында кызыклы мәгълүматларга баеп, юбилярның үз язмышы турында да гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләгәннәрен тыңлап, ә тагын инде бер гасыр гомер итүче әбинең бүген дә күңел көрлеген җуймыйча, ачык зиһенле, күтәренке күңелле булуына, яшәүдә тәм таба белүенә сокланып, аның үрнәгендә канатланып кайттык.
Эльвира СИТДЫЙКОВА,
6нчы мәктәп укытучысы.
Автор һәм Румия Хафизова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа