Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Ана (гаилә) капиталына кагылышлы кайбер аңлатмалар

Бөгелмә идарәсе социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Татьяна Валентиновна МОРГАЧЁВА җавап бирә.

Ана (гаилә) капиталы турында аеруча еш яңгырый торган сорауларның кайберләренә Россия Пенсия фондының Бөгелмә идарәсе социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Татьяна Валентиновна МОРГАЧЁВА җавап бирә.

СОРАУ. Ана капиталы алуга хокук бирә торган балама хәзер яшь ярым инде. Балалар бакчасы өчен мин шул ана капиталы акчасыннан түли аламмы?

ҖАВАП. Әйе, түли аласыз. 2018 елда, Ана капиталына кагылышлы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә әлеге акчаның бер өлешен, балага өч яшь тулганны көтеп тормастан, мәктәпкәчә яшьтәге белем-тәрбия бирү учреждениесе хезмәтләре өчен түләүгә тотарга була.

 

СОРАУ. 2018 елның апрель аенда икенче балам туды. Ана капиталыннан ай саен акча алырга хокукым бармы?

ҖАВАП. Ана капиталы средствосыннан айлык акчалата түләүне икенче баласы 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, гаиләдәге җан башына уртача айлык керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 1,5кә тапкырланган суммасыннан (13 713 сум) артып китмәгән гаиләләр алырга хокуклы. Гаиләдә җан башына туры килә торган уртача керемне чутлаганда, гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда акчалата алган барлык төр керемнәре дә исәпкә алына.

 

СОРАУ. Ана капиталына электрон сертификат алу мөмкинлеге бармы?

ҖАВАП. Хәзерге вакытта андый мөмкинлек тә тормышка ашырыла. Ана капиталына электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен Пенсия фонды сайты, яисә Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша тиешле формада гариза бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат белән эшләгән кебек, гариза бирүче җирле Пенсия фонды  идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Балаларның туу турындагы таныклыгы кебек шәхси документларны тапшыру нибары бер тапкыр гына башкарыла. Аннан сертификат өчен кабат мөрәҗәгать итеп торасы түгел – Пенсия фонды, Ана капиталының электрон сертификатын бирү турында уңай карар әзер булуга, ул гариза язучының шәхси кабинетына җибәрелә.

 

СОРАУ. Гаилә инде йорт төзеп өлгергән булса, Ана капиталы акчасын алырга мөмкинме?

ҖАВАП. Әйе, йорт салынган булса, аның өчен Ана капиталының туоаем акчасын, яисә өлешчә компенсация алырга була. Моның өчен йортны сертификат хуҗасына, яисә аның законлы ире  исеменә рәсмиләштерү кирәк. Шуннан соң җир участогына һәм төзелгән йортка хуҗа булу турында милек  иясе икәнне дәлилли торган документларны алып, Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мондый компенсация акчасын 2007 елның 1 гыйнварыннан соң йорт төзегән, рәсмиләштергән кешеләр алырга хокуклы.

Ана капиталын мондый юнәлештә икенче бала туып (улыкка алуны рәсмиләштереп) өч ел вакыт узгач файдаланырга була.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса