Алкогольле эчемлекләр һәм сыекчалар турында
2017 елның 27 июлендә чыккан 278 нче Федераль Закон нигезендә, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.15 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, әлеге маддәнең 8 нче өлешендә закон тарафыннан ваклап сату чикләнгән яки бөтенләй тыелган алкогольле, яисә составында спирт булган эчемлекләрне, шулай ук этил спиртын, составында этил спирты булган...
2017 елның 27 июлендә чыккан 278 нче Федераль Закон нигезендә, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.15 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, әлеге маддәнең 8 нче өлешендә закон тарафыннан ваклап сату чикләнгән яки бөтенләй тыелган алкогольле, яисә составында спирт булган эчемлекләрне, шулай ук этил спиртын, составында этил спирты булган эчәргә яраксыз продукцияләрне дистанцион юл белән ваклап сату турында күмәк мәгълүмат чаралары, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион челтәр аша белдерү биргән өчен җаваплылык турында әйтелә.
Әлеге маддәдә моның өчен гражданнарга - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 20 меңнән 40 мең сумга кадәр; юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына алуы турында әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа