Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Алгарыш” – гамәлдә

Мәктәпләрдә бүген Соңгы кыңгырау чыңы яңгырый. Әлеге бәйрәм көнне эшебездә ирешкән уңышларыбыз турында сезгә дә сөйлисем килә.

Халидә БӘДРЕТДИНОВА,
14 нче татар гимназиясенең
инглиз теле укытучысы.

2011-2012 уку елы инглиз теле укытучылары өчен искиткеч зур яңалык белән башланган иде: "EF School" шәхси белем бирү компаниясе Татарстанның инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укытуны оештырырга тәкъдим белән чыкты. Укытучылар мәгариф системасының нигезе булып торганлыктан, "EF English First" компаниясе белән хезмәттәшлекне нәкъ менә аларга белем бирү программасыннан тотыну, дөрестән дә, отышлы булды. Бөгелмә мөгаллимнәре дә сентябрь аенда шушы эшне башлап җибәргән иде. Укытучылар башта инглиз телен белү дәрәҗәсенә тест уздылар. Укыту программасы берничә бүлектән тора, һәр бүлек ахырында белемнәрне тикшерү уздырыла һәм шуннан соң гына алдагы темага күчәргә мөмкинлек тудырыла.

Ел дәвамында укытучыларның эшенә анализ ясалып барды. Шәһәр һәм республика күләмендә укытучы үзенең нинди позициядә булуын белеп торды. Без - бөгелмәләр дә әлеге программада бик уңышлы катнашучылар рәтендә булдык: Л.А.Вәлирахманова (3 нче мәктәп), В.А.Хамматова, Н.Н.Мальковская (7 нче гимназия), Х.Х.Бәдретдинова (14 нче татар гимназиясе), 16 нчы дәрәҗәгә җитеп, укуны иң беренчеләрдән булып төгәлләдек. Бу безгә "Алгарыш" грантында катнашу мөмкинлекләре тудырды. Әлеге грант исә инглиз теле укытучыларына Бөекбритания Кембридж университетында стажировка үтеп, инглиз телен камил дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлекләр булдыра.

19 апрель көнне безне, грантка тәкъдим ителгән укытучыларны, Казанга чакырдылар. Монда комиссия әгъзалары белән инглиз телендә иркен аралашырга, укучыларның уңышлары турында сөйләргә, төрле сорауларга җавап бирергә туры килде. 23 апрельдә инде "Алгарыш" гранты ярымфиналистлары Казанның 177 нче мәктәбендә "EF" компаниясе президенты Стюарт Мак Кормик һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очраштылар. Очрашу бик кызыклы һәм эшлекле төстә үтте.

Менә берничә көн элек кенә без Бөекбританиянең Кембридж университетына бер айлык стажировкага чакырылу турында хәбәр алдык. Июль аенда Бөекбританиядә телне камилләштерү мөмкинлеге ачылды. Бу грантка әзерлектә ярдәм күрсәткән һәммә кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәктәп Соңгы кыңгырау