Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Аларның роле бәхәссез

"Бөгелмә авазы"ның узган елдагы 25 декабрь санында "Күмәк көч тау күчерә" ( авторы - Әлфия Мостафина) дигән язманы укыгач, кулыма каләм алырга булдым әле.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Бөгелмә иҗтимагый советы утырышында зур һәм мөһим мәсьәләләр каралган икән. Мине бигрәк тә кызыксындырганы беренче көн тәртибе булды: "Гражданлык җәмгыятенең дөньяви карашын формалаштыруда китапханәләрнең роле". Әлеге мәсьәлә буенча Бөгелмә муниципаль районының китапханәләр системасы җитәкчесе Наилә ханым Шәрәпова бик тә җентекле доклад ясаган. Безнең җирлектә генә дә 31 китапханә эшли икән, ләбаса. Әйтергә генә ансат. Ә аларда эшләүченең эше, кем әйтмешли, тавык чүпләп тә бетерерлек түгел. Китапханәгә даими йөрүче буларак, мин күреп торам.
Ә Наилә Мәгъсүм кызының совет әгъзаларына мөрәҗәгатен бик тә хуплыйм. Чыннан да, аларга автобус аерым категория кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен кирәк һәм әллә кайчан ук кирәк булгандыр инде. Мәсәлән, өлкән яшьтәгеләр арасында бик авырлык белән йөрүчеләр байтак, бөтенләй кузгала алмаганнары да бар. Минем күршедә дә бар шундыйлар, ә алар укымыйча тора алмыйлар.
Бәлки әле шул автобус (җитәкчеләребез бу гозергә колак салырлар һәм андый автобус булыр дип ышанабыз) ярдәме белән милли басмаларыбызга яздыру
эшен дә җанландырып җибәрергә мөмкин булыр иде, чөнки "Бөгелмә авазы"на китапханәләргә, мәктәпләргә барып алу шарты белән дә язылып була бит. Шулай итеп, газетабызны укучылар санын да арттыруга ирешер идек.
Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
2 нче китапханәгә
Без гаиләбез белән
Инде ярты гасырдан да
Артык йөрибез икән.
Шул чорда күпме китаплар,
Журнал, гәҗит укылган?!
Үзем инде пенсиядә
Булсам да, йөрим һаман.
Уку гадәте күптәннән,
Әби-бабайдан калган,
Ә дөресе - милләтебез
Укуга хирыс булган.
Әйе, шул сәбәпледер дә,
Укымый торалмыйбыз,
Китапханәгә йөрибез,
Гәҗит тә алдырабыз.
Тырыш китапханәчеләр,
Алтын куллы дусларым,
Ничек матур бизәгәнсез
Безнең китап дөньясын.
Быел кышы да бик күркәм,
Әйләнә-тирә ап-ак,
Бәхет, шатлыклар
телим мин
Яңа ел белән котлап!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса