Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Аларның исемнәре мәңгелек

Мәңгелек ут мемориалында бер әби исемлектән үзенекен таба алмый ары-бире йөри...

Мәңгелек ут мемориалында бер әби исемлектән үзенекен таба алмый ары-бире

йөри...

- Ярдәм кирәкме? Нинди фамилияне эзлисез, апа? – дип килеп эндәштем аңа.

- Менә шушы турда иде инде Красильников фамилиясе. Иң аска язып куелган

иде, – ди ул.

Эзләп таптык, ремонт эшләре вакытында “К” хәрефенә башланган

фамилияләр язылган такталарның бераз урыны үзгәргән икән. Сөйләшеп киттек бу

әби белән. Исеме Александра Степановна.

Сугыш аны әтисеннән ун айлык вакытта аера, ул гаиләдә бердәнбер бала

була. Әтисе сугышта һәлак була. Шулай дип хәбәр итәләр аларга хәрби

комиссариатта. Ләкин чынлыкта исә аның әтисе Степан Красильников сугышка

барып та җитә алмаган.

...Степанны нәни чагында әнисе Бөгелмә балалар йортына тапшыра. Аны

Чехсловакиядәге бер гаилә 18 яшенә кадәр тәрбиягә алып тора. Шушы факт, егет

хәрби сафларга баскач, аның өчен хәл иткеч роль уйный да инде. Чит илдә булганга

күрә, аны үз илен якларга сәләтле түгел дип табалар... Боларны сөйләгәндә

Александра Степановнаның күзләре яшь белән тулды.

...Бу көнне ишегалдында утырган әбиләр дә сугыш елларын искә алды. “Үлем

хатлары килә башлады. И-и-и... елады халык. Хат алганнары да, алмаганнары да.

Ир-атларны бергәләп озата идек сугышка. Мин кечкенә идем шул, аңламый идем,

ләкин ниндидер зур кайгы килгәнен тоя идем”, – дип искә алып узды бер әби.

Алар – якташлар ил дип көрәшкән, алар киләчәк буыннарының якты күк йөзе

өчен сугышкан, сугыш кырларында ятып калган, кан түккән... Шул батырларның

истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут мемориалына

чәчәкләр салдылар. Җиңү бәйрәменә багышланган чара “Техника йорты”

каршындагы мәйданда узды. Бөгелмәлеләрне Җиңү көне белән Бөгелмә районы

башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров тәбрикләде:

- Хөрмәтле ветераннар! Без туган илебез өчен көрәшергә, яшәргә сездән

өйрәнәбез. Башкарган эшләребез белән сезнең батырлыкка лаек булырга

тырышабыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!

Сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның якты истәлеген саклыйк. Хөрмәтле

ветераннар, без сезнең алда баш иябез!

Бөгелмәлеләр көн дәвамында бәйрәм итте. Көндезге парадтан соң, “Үлемсез

полк” узды, көн кичке концерт һәм салют белән төгәлләнде.

Альбина Акимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса