Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

АКБАШТА

Күптән түгел безнең авылның күпфункцияле үзәгендә узган концерт, гади концерт кына булмыйча, күңелләрне айкаган бик җылы бер чара булып истә калды. Оренбург өлкәсенең Северный район мәдәният йортында эшләп килүче "Северяночка" халык ансамбле туган ил темасына багышланган концерт программасы белән килгән иде. Башкаручыларның һәрберсе йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерә, күңелдәге иң...

Күптән түгел безнең авылның күпфункцияле үзәгендә узган концерт, гади концерт кына булмыйча, күңелләрне айкаган бик җылы бер чара булып истә калды. Оренбург өлкәсенең Северный район мәдәният йортында эшләп килүче "Северяночка" халык ансамбле туган ил темасына багышланган концерт программасы белән килгән иде.

Башкаручыларның һәрберсе йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерә, күңелдәге иң самими, җылы хисләрне уята алды. Һәрбер чыгыштан әйтеп бетергесез ләззәт алдык без. Коллективның репертуары бик бай, концертта рус, татар, мордва, казак җырлары да яңгырады. Чыннан да, күпмилләтле Ватаныбызның бөеклеге, дуслыгы һәм һәр халыкның бай мәдәни мирасы ачык чагылды анда.

Елена БАЛБОШИНА,

үзәкнең сәнгать җитәкчесе.

Рәмзия Сыраева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса