Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Акбаш күпфункцияле үзәк янында шигърият бәйрәме узды

Акбаш күпфункцияле үзәк тирәсендә - клуб территориясендә "Ак торналар көне" - төрле сугышларда һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышланган рухият, шигърият бәйрәме узды. Торналарның милләте юк - алар яу кырында башын салган барлык кешеләр турындагы хәтер символы булып санала. Элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларында Ак торнага багышланган 24 һәйкәл урнаштырылган...

Акбаш күпфункцияле үзәк тирәсендә - клуб территориясендә "Ак торналар көне" - төрле сугышларда һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышланган рухият, шигърият бәйрәме узды.

Торналарның милләте юк - алар яу кырында башын салган барлык кешеләр турындагы хәтер символы булып санала. Элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларында Ак торнага багышланган 24 һәйкәл урнаштырылган булу очраклы хәл түгел. Тарих бер, хәтер уртак безнең.

Үзәк фойесында торналарга багышланган махсус стенд эшләнгән иде. Акция барышында 21 шундый символ таратылды. "Китап сөючеләр" клубы әгъзалары тынычлык турында шигырьләр укыды.

Елена БАЛБОШИНА,
Акбаш күпфункцияле
үзәк сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса