Ак сакалга – ак теләкләр
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Әүхәди улы Мөхәммәдиевне 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Ул мөхтәрәм бөгелмәлегә бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тәбрикләү хаты тапшырды. "Сезгә нинди туксан яшь булсын, илледән артыкны биреп булмый", - дип түргә үтте район башлыгы Линар Закиров. Әнәс агага...
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Әүхәди улы Мөхәммәдиевне 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Ул мөхтәрәм бөгелмәлегә бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тәбрикләү хаты тапшырды.
"Сезгә нинди туксан яшь булсын, илледән артыкны биреп булмый", - дип түргә үтте район башлыгы Линар Закиров. Әнәс агага карап, чыннан да, туксан ел гомер кичергән кеше дип уйламассың, матур гына сөйләшә, үз аякларында йөри, яраткан һөнәрен, балыкчылыкны әле бүген дә ташларга җыенмый.
-
Берничә ел элек, машинасына утырып, балыкка дип чыгып китә иде дә, озакка югала иде. Без аның өчен кайгырып бетә идек. Хәзер инде үзебез алып барып, алып кайтабыз. Бабабыз су буенда кармак белән тәүлек буе утыра ала. Әле аның соңгы тапкыр тотып алып кайткан балыгын шушы көннәрдә генә пешереп ашадык, - ди кияве Марат Рәхимов.
-
Без сезнең буын вәкилләре белән горурланабыз. Сез батырлар һәм җиңүчеләр. Белоруссия фронты составында, Литва, Көнчыгыш Пруссия кырларындагы сугышларда немец фашистларына каршы намус белән көрәшкәнсез. Әнәс ага, сез Бөек җиңүгә үз өлешегезне керткән кеше. Тормыш юлыгыз үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Чын күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәм. Үзегезгә дә, балаларыгызга да исәнлек-саулык, рухи күтәренкелек, якыннарыгызның мәхәббәтен, сүнмәс энергия һәм оптимизм, яхшылык һәм гаилә бәхете телим!" - дигән җылы сүзләр җиткерде Линар Закиров.
Әнәс Мөхәмәдиев, әйтеп узганыбызча, Бөек Ватан сугышы ветераны, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Аның белән бергә Әнәс аганың күкрәгендә күп санлы юбилей медальләре дә урын алган. Ул бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Аның кебек мөхтәрәм ил агалары - яшәү көче, оптимизм үрнәге булып торалар.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа