Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Афәттән сак бул!

Гыйнварның утлы саннары 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда Ермакова мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче аенда Татарстан Республикасы территориясендә 96 янгын очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 14,3 процентка кимрәк (2015 елның гыйнварында 112 булган). Пешкән, имгәнгән кешеләр саны да кимрәк - 13 (былтыр 21...

 

Гыйнварның утлы саннары 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда Ермакова мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче аенда Татарстан Республикасы территориясендә 96 янгын очрагы теркәлгән.

Бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 14,3 процентка кимрәк (2015 елның гыйнварында 112 булган). Пешкән, имгәнгән кешеләр саны да кимрәк - 13 (былтыр 21 булган). Әмма янгыннарда быел үлүчеләр саны арткан - 12 кеше (узган ел 11 кешенең гомере өзелгән). Республикабызның 13 районында һәм Казан шәһәрендә янгыннар саны арткан.Биш муниципаль районда: Әлмәт, Кукмара, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Тәтештә янгыннар саны да, утта фаҗигале төстә үлүчеләр саны да арткан. Гыйнвардагы янгыннарның төп сәбәпләре:

- ут белән саксыз эш итү, барлык очракларның 23 процентын тәшкил итә;

- электр җиһазларыннан һәм приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, барлык очракларның 30 процентын тәшкил итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы баш идарәсе тарафыннан торак фондта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Анда оештыру мәсьәләләре дә, гамәли чаралар да каралган.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса