Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Аеруча саклык сорала торган чор

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 14 апрелендә чыгарган карары нигезендә һәм Россия Федерациясендә - 1994 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасында 1993 елның 18 маенда чыккан "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Законнарга таянып, быел - 2014 елда 20 апрельдән башлап 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаша.

Бу, кагыйдә буларак, язгы-җәйге чорларда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны артуга бәйле рәвештә күрелә торган чара.
Янгынга каршы махсус режим үз көчендә булган вакытта тыела:
- авыл хуҗалыгы җирләрендә камылларны, эскерт төпләрен яндыру;
- чүп-чар, коры үләнне ут төртеп яндыру.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әлеге җәһәттән хокук бозуларга юл куймау максатында, кешеләр күпләп ял итәргә йөри торган урманнарны, урманнарга якын территорияләр даими тикшерелеп торачак.
Янгынга каршы махсус режим кертү янгын чыгу куркынычы арта барган вакытта дәүләт власте органнары, яисә җирле үзидарә органнары тарафыннан хәл ителә. Бу вакыт эчендә, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль дәрәҗәдәге норматив актлар нигезендә, тиешле территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә таләпләр көчәйтелә, кирәк очракта торак пунктлардан читтә янгыннар сүндерүгә халыкны җәлеп итү, гражданнарның урманнарга керүен тыю кебек өстәмә чаралар күрү дә каралган.
Махсус режим үз көчендә вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары да каралган: гражданнарга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр; җитәкче затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
ТР идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса