Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат - Розалия Кәримова

Аның тормышында әһәмиятле өч сүз "Сүзләрнең була төрлесе... Яхшылары һәм назлылары, матурлары һәм горурлары, ә кайвакыт усаллары һәм мәкерлеләре. Әһәмиятле сүзләр бик күп, тик иң мөһимнәре, минемчә, гаилә, һөнәр һәм балачак". Бу өч сүз Розалия Кәримова тормышында кызыл җеп булып тормыш йомгагына үрелеп бара. Гомерен ул яраткан 35нче "Дельфин" балалар...

Аның тормышында әһәмиятле өч сүз

"Сүзләрнең була төрлесе... Яхшылары һәм назлылары, матурлары һәм горурлары, ә кайвакыт усаллары һәм мәкерлеләре. Әһәмиятле сүзләр бик күп, тик иң мөһимнәре, минемчә, гаилә, һөнәр һәм балачак". Бу өч сүз Розалия Кәримова тормышында кызыл җеп булып тормыш йомгагына үрелеп бара. Гомерен ул яраткан 35нче "Дельфин" балалар бакчасына багышлаган. Мәктәпкәче белем бирү оешмасы аның өчен - гаилә дә, һөнәр дә, сагынулы балачак та.

Ягымлы һәм йомшак, таләпчән һәм гадел... Розалия Миңнулла кызы Кәримовага хас барлык сыйфатларны санап торудан мәгънә юк. Аның белән шәхсән очрашырга кирәк. Шул чакта гына бу кешенең чын йөзе ачыла. Иң элек, ул - оялчан. Үзе хакында һич сөйләргә яратмый. Ә менә балалар бакчасы турында сүз кузгатуга, аны туктатып булмый.

Ул түгел, һөнәр аны сайлаган. Инде балачак елларында ук Розалия Кәримованың киләчәктә кем булачагын ата-аналары алдан белгән. Курчакларын бик тә тәрбияләргә яраткан ул! Табиб булырга үгетләп карасалар да, кыз балачак хыялына тугры калган.

35нче "Дельфин" балалар бакчасы - аның бар булганы. Тату гаиләсе дә, яраткан һөнәре дә, балалар дөньясы да... Менә шул өч сүз аның 33 еллык эш тәҗрибәсендә иң мөһим урынны биләп тора да.

!"Минем гаиләм - балалар бакчасы, анда тәрбияләнүчеләр һәм аларга тәрбия бирүчеләр."

Гаиләдә берәү баш булган кебек, 35нче балалар бакчасы "дилбегәсен" Розалия Кәримова инде ничә ел кулда нык тота.

Тату коллектив педагогия өлкәсендәге алдынгы методлар белән генә эшли. Биредә бала сәламәтлеге - беренче урында! Шәһәрдә бу - үз табибы булган шәһәрдә бу бердән бер балалар бакчасы. Алай гына да түгел, монда хәтта бассейн бар. Нәниләр атнасына ике тапкыр су процедуралары ала, чыныга, сәламәтлекләрен ныгыта. Авыручыларны монда бармак белән генә санарлык!

Бакчада нәни юл инспекторларын да тәрбиялиләр. Махсус автокласс төрле тренажерлар һәм муляжлар белән җиһазландырылган. Велосипедлар - республиканың ЮХИДИ җитәкчеләреннән бүләк. Рифкать Миңнеханов, Ленар Габдрахманов - 35нче балалар бакчасында даими кунаклар. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмасын алар бөтен Татарстанга үрнәк итеп куя.

!"Минем өчен һөнәр - ул тәҗрибә һәм хезмәт. Ата-аналар мин җитәкләгән коллективка иң татлы җимешләре - балаларын ышанып тапшыра икән, димәк, мин тормышымда дөрес юлны сайлаганмын."

Ул - башлангыч сыйныф укытучысы, әмма үз белгечлеге буенча Розалия Кәримовага озак эшләргә туры килми. Бөгелмәгә күченеп килгәч, 35нче балалар бакчасына гади тәрбияче булып урнаша. Инде берничә елдан аңа мөдир вазыйфасын йөклиләр. Гадел һәм таләпчән булганга, Розалия Кәримова коллективта гына түгел, шәһәр һәм районда да зур хөрмәт яулый. 33 ел дәверендә ирешкән уңышларын санап бетерү мөмкин түгел. Шулай да кайберләрен билгеләргә кирәктер: Рәсәй Федерациясе мәгариф министрлыгыннан Мактау грамотасы (2002), Рәсәй Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсе мактаулы хезмәткәре (2005), "Бердәм Россия" партиясе үткәргән "Россия тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсында "Белем бирүне оештыруда иң яхшы профессионал" номинациясе лауреаты (2016), "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе" муниципаль бәйгенең җиңүчесе (2017).

Розалия Кәримова үзенә карата бик таләпчән. Шуны ук коллективтан да таләп итә. Тәрбиячеләр балаларны төрле яклап үстерергә тырыша. Аларның сәләтләрен ачып, нәниләрне яңадан-яңа "үрләр яулауга" куәтлиләр. Эш нәтиҗәсен балалар бакчасының "Уңыш мәйданчыгы"нда күрергә була. Балалар "Милли костюмнар", "Радуга талантов - сәләт салават күпере", "Сөйкемле Шүрәле", "Язгы тамчылар" кебек шәһәр һәм республика конкурсларында мактаулы урыннарга ирешә.

! "Балачак - шатлык, могҗиза һәм киләчәккә ышаныч. Яшем олы булса да, мин әле һаман балачакта яшим."

Бала белән уртак тел табу җиңел эш түгел. Розалия Кәримова исә аерым сәләткә ия кеше. Нәниләрнең "тел төбен" яхшы белә. Ата-аналар алдына да балалары белән уртак телдә сөйләшүне максат итеп куя. Бары туган телдә генә аңлашып була ди тәҗрибәле җитәкче. Шуның өчен 35нче балалар бакчасында русча да, татарча да яхшы беләләр. Ни хикмәт, ата-аналар өчен татар телендә махсус газета чыгаралар. Шигырьләр, уеннар, җырлар, башваткычлар аша бу дәүләт телен монда бакчада гына түгел, гаиләдә дә өйрәнәләр.

Бары өч сүз ... Алар арасыннан бик тырышса да, Розалия Кәримова иң мөһимен сайлап ала алмый. Аның тормышында бу өч сүз бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Берсе алып атсаң, калган икесе тулы кыйммәтен югалта.

Алсу Мөкатдәс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса