Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат – Альберт Шәяхмитов

Теләгән әмәлен тапкан, теләмәгән сәбәбен тапкан Сүзем - Карабаш җирле үзидарәсенә караган Котылдык авылында туып-үскән, хәзер Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче Рәхимә Садыйк кызы белән Нәсыйх Зыя улы Шәяхмитовларның уллары Альберт турында. 2015 елда ул бала чакта каникулларын уздырган авылына гаиләсе белән кайтып төшкәч, ташландык бер иске йортны төзекләндереп-сипләп, җыештырып шунда...

Теләгән әмәлен тапкан, теләмәгән сәбәбен тапкан

Сүзем - Карабаш җирле үзидарәсенә караган Котылдык авылында туып-үскән, хәзер Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче Рәхимә Садыйк кызы белән Нәсыйх Зыя улы Шәяхмитовларның уллары Альберт турында.

2015 елда ул бала чакта каникулларын уздырган авылына гаиләсе белән кайтып төшкәч, ташландык бер иске йортны төзекләндереп-сипләп, җыештырып шунда урнашты да... безнең яктагы игелекле эшләренең башы шуннан башланып китте. Барыбызны шаккатырып, якташлар өчен түләүсез тамашалар күрсәтте алар. Ә программалары искиткеч бай: курчак театры, төрле музыка коралларында уйнау, фокуслар күрсәтү дисеңме... Хәтта сабын куыклары очыруны да сәнгать югарылыгына күтәреп, тамашага әверелдергән. Ә очрашу ахырында аның чыгышларына мөкиббән булып утырган барлык балаларга сувенирлар, бүләкләр тарата.

Менә шуннан соң ел саен Бөгелмә, Карабаш Сабан туйларында да чыгыш ясады ул. Аның "Уян, татар!", "Әниемнең җылы истәлеге" кебек тирән мәгънәле җырлары, һичшиксез, бик күпләрне әсир итеп, күңелләрдә уелып калды. Гармунда, дудукта, гитарада да уйный.

- "Тәфтиләү"не җиренә җиткереп башкару өчен ике ай дәвамында өйрәндем, - ди.

Фотога, кинога төшерү белән дә шөгыльләнә якташыбыз, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Әле узган ел Карабаш бистәсенең 60 еллык юбилеена багышланган бәйгедә ул беренче урынны яулады. Аның Карабаш тарихына багышланган, эшмәкәр Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай" атлар фермасы турындагы фильмнары интернетта уңышлы бара. Узган ел Альберт Шәяхмитовның тагын бер саллы хезмәте дөнья күрде. Ул "Родные истории" дип атала, Карабашта эшләп килүче Һади Атласи исемендәге музей-китапханәгә багышланган.

Үсмер чоры катлаулы 90нчы елларга туры килгән егет юллар чатында югалып калмаган, ә җырга мәхәббәт, үзе дә иҗат юлына басу, төрле мавыгулар аның үзен генә түгел, ә башка күпләрне дә адашу-ялгышулардан саклап калган. Төп һөнәре төзүче аның, шулай да мәдәнияткә омтылышы өстенрәк булган күрәмсең, халыкка хезмәт итү, аның рухын баету юлын сайлаган ул. Яшьләр каршында, тернәкләндерү үзәкләрендә хәйрия концерт-тамашалары белән чыгышлар ясау аның үзенең дә рухын гына баета, дип саный.

Без, Карабаш халкы, шундый якташыбыз белән горурланабыз һәм аны Һ. Атласи фондының "Шәфәгать иясе" дигән шәрәфле исеменә лаек дип саныйбыз. Аңа киләчәктә дә уңышлар гына телибез.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ,

Төбәк тарихчысы, җәмәгатьчелек хәбәрчесе.

Карабаш бистәсе.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса